Кыш әле тәмамланмады
Гыйнвар салкыннары ике атнага сузылды. Бу чорның шәһәр службалары, предприятие һәм оешмалар эшчәнлегенә йогынтысы турында корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина сорашып белеште. Иң элек без Менделеевск җылылык челтәре начальнигы Илдус Җәләевка мөрәҗәгать иттек. - Һава температурасы төшү җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләргә китермәде. Җәй көне башкарылган әзерлек эшләренең уңай йогынтысы сизелде. Котельныйлар...
Гыйнвар салкыннары ике атнага сузылды. Бу чорның шәһәр службалары, предприятие һәм оешмалар эшчәнлегенә йогынтысы турында корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина сорашып белеште.
Иң элек без Менделеевск җылылык челтәре начальнигы Илдус Җәләевка мөрәҗәгать иттек.
- Һава температурасы төшү җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләргә китермәде. Җәй көне башкарылган әзерлек эшләренең уңай йогынтысы сизелде. Котельныйлар район һәм шәһәрне өзлексез җылылык белән тәэмин итте. Җылылык чыганаклары штатлы режимда эшлиләр, җылылык пункты температурасы мондый һава температурасында тиешле нормаларга туры килә, - дип раслый Илдус Илһамович.
Торак йортларда да аварияләр булмады. "Нептун" ИК җитәкчесе урынбасары Валентина Смольникова сүзләренчә, шәһәрлеләрнең гаризалары агымдагы характерда булды, аларның саны нормадан артмады.
- Чүп чыгаруда да кыенлыклар тумады, - дип ышандыра "Экология" ҖЧҖ директоры Руслан Гришин. - Безнең дежур техника һәрвакыт бар, әгәр сафтан чыкса, салкында төрле хәл булырга мөмкин: шланглар шартлый, башка төзексезлекләр күзәтелә, Чаллыдан машина килә.
Мондый салкыннарга балалар гына шат булгандыр, чөнки табигать аларга өстәмә каникуллар бүләк итте.
- Температура 25 градустан түбән булганда, башлангыч звено өчен мәктәптә дәресләр булмый. Узган атнада укымадык диярлек. Мәгариф идарәсе салкын һава торышында әти-әниләрдән балаларның үзләрен генә мәктәпкә җибәрмәүләрен үтенә. Калган дәресләрне акрынлап куып җитәргә: өстәмә дәресләр үткәрергә, бер дәрестә ике тема үзләштерергә туры килер, - дип сөйли 1 нче мәктәпнең 3В сыйныфы җитәкчесе Марианна Кузнецова.
АТПнең эксплуатация инженеры Ирина Бородина аңлатуынча, 29 гыйнвардан 1 февральгә кадәр авыл мәктәпләрендә укулар булмады, шунлыктан укучыларны йөртүче автобуслар рейска чыкмады. Автотранспорт предприятиесе өчен 35 градуслы салкын чын имтихан булды. Кайбер автобуслар тиз генә кабынмады, аларны җылыту өчен өстәмә вакыт таләп ителде. Шәһәрара рейслар расписание буенча башкарылды, бер көн Казанга гына автобус бармады.
Шәһәр таксилары эшчәнлеге салкын көннәрдә бераз үзгәрде. Таксопаркларның берсендә хәбәр итүләренчә, соңгы ике атнада аларга ихтыяҗ артты, бәяләр үзгәрешсез калды. Гадәттә шәһәрлеләр эшкә, бакчага, больницага бару өчен такси чакырттылар.
- Соңгы көннәрдә чаңгы шуарга теләүчеләр юк диярлек, һава температурасы -180Стан түбән булганда, урамда озак йөрү тәкъдим ителми, - ди "Батыр" яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Фәттахов. - Ә җылы көннәрдә чаңгыда йөрергә теләүчеләр шактый, ял көннәрендә гаиләләр белән саф һавада йөреп керергә киләләр.
Салкыннарны шәһәр лаеклы үткәрде: бу чорда район территориясендә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде. Кыш башыннан артык туңган һәм өшегән алты пациент больницага мөрәҗәгать итте. Әмма уяулыкны югалтырга ярамый, диләр медиклар, кыш әлегә тәмамланмады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.11700
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.9600
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.9700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика