Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышкы балык тотуны яратучылар күңелсез статистиканы ачты

ТР Министрлар Кабинетында кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган брифинг булды. Татарстанның кечкенә суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Илһам Насыйбуллин сүзләренчә, су объектларында боз катламы барлыкка килә башлаганнан тугыз кеше һәлак булды, шуларның җидесе боз астына төште. Ел башыннан республика сулыкларында барлыгы 149 һәлакәт теркәлде, 133 кеше һәлак булды...

ТР Министрлар Кабинетында кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган брифинг булды.

Татарстанның кечкенә суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Илһам Насыйбуллин сүзләренчә, су объектларында боз катламы барлыкка килә башлаганнан тугыз кеше һәлак булды, шуларның җидесе боз астына төште. Ел башыннан республика сулыкларында барлыгы 149 һәлакәт теркәлде, 133 кеше һәлак булды һәм 56 кеше коткарылды (2013 елда - 174, 178 һәм 21).
Көзге-кышкы чорда су объектларында кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында 15 ноябрьдән куркынычсызлык айлыгы үткәрелә. Айлык кысаларында кешеләр күпләп җыела торган һәм боз астыннан балык тоту урыннарында боз калынлыгын тикшереп тору, патрульлек итү, өлкәннәр һәм балалар белән профилактик чаралар, "Бозда уяу булырмын" рәсем конкурсы үткәрү һ.б. лар планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кышкы балык тоту