Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Кызыл гөлләр иле

    Бәзәкә китапханәсендә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көненә тематик кичә узды. Әфган хәрә-кәтләрендә Бәзәкәдән биш егет катнашты. Рәвил Гыйльфанов, Ринат Ибәтуллин, Риф Гыйльфанов, Илсур Бәхтегәрәев, рамил Шакиров ул чорда туп шартлаулары, танк гөрселдәүләре, автомат чиратлары белән күзгә-күз очрашканнар. Шуларга өстәп, сугышчан дусларын югалту ачысы, һаман да сыкрап торган җан яралары... Китапханәче Фәния...

    Бәзәкә китапханәсендә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көненә тематик кичә узды.
    Әфган хәрә-кәтләрендә Бәзәкәдән биш егет катнашты. Рәвил Гыйльфанов, Ринат Ибәтуллин, Риф Гыйльфанов, Илсур Бәхтегәрәев, рамил Шакиров ул чорда туп шартлаулары, танк гөрселдәүләре, автомат чиратлары белән күзгә-күз очрашканнар. Шуларга өстәп, сугышчан дусларын югалту ачысы, һаман да сыкрап торган җан яралары...
    Китапханәче Фәния Башарова һәм мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова әзерләп уздырган чарада әфганчылар турында презентация күрсәтелде, әти-әниләренә сүз бирелде. Уллары белән бергә бу сугышның авырлыгын үз йөрәкләре аша үткәргән әти-әниләрнең теләге бер булды: илебезгә мондый афәтләр килмәсен, тынычлыкта, иминлектә яшәргә язсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: