Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Менделеевлылар хәтерендә сугыш

    71 ел элек җылы июнь кичендә сугыш башлануы турында хәбәр яңгырый. 1941 елның 22 июне менделеевлыларның хәтерендә ничек уелып калган һәм сугыш аларның тормышында нинди роль уйнаган? Без шәһәрдә яшәүчеләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Фронт итекләре Борис Андреевич Черняев, тыл һәм хезмәт ветераны: - Бу көнне мәңгегә хәтеремдә калдырдым....

    71 ел элек җылы июнь кичендә сугыш башлануы турында хәбәр яңгырый. 1941 елның 22 июне менделеевлыларның хәтерендә ничек уелып калган һәм сугыш аларның тормышында нинди роль уйнаган? Без шәһәрдә яшәүчеләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    Фронт итекләре
    Борис Андреевич Черняев, тыл һәм хезмәт ветераны:
    - Бу көнне мәңгегә хәтеремдә калдырдым. Миңа ул вакытта 14 яшь иде, без Тын Тауда яшибез. Ул елларда һәр гаиләдә түгәрәк радиопродуктор булды, без аны тәлинкә дип атый идек. Сугыш турында хәбәрне радиодан ишеттек. Кешеләр шунда ук чишмә янына чыктылар - гадәттә барысы да бирегә җыелалар иде. Кемдер елый, кемдер "Ничек яшәрбез?" дип сорый. Аннан бондюглылар фронтка китә башладылар, шул исәптән минем үги әтием Григорий Васильевич Власов та. Ул 1944 елда бер кулсыз кайтты, заводта эшләде. Туганым Мария Никитична Черняева Ватан һәм япон сугышларын үтте, медицина службасы майоры дәрәҗәсенә җитте. Башка туганнарым да сугышты.
    Ә мин сугыш елларында "Бондюжец" артелендә итекче өйрәнчеге булып эшләдем. Яз көне фронттан киез итекләр партияләре килә иде, без аларны ремонтлыйбыз. Пуля тишкән булса - ямыйбыз, итек снарядтан ярылган икән - канын пычак белән кырабыз да, олтанга кулланабыз. Кайбер итекләрнең үлгән сугышчылардан - безнең әтиләрдән, абыйлардан салдырылганын аңлыйбыз... Ремонтланган киез һәм кирза итекләрне портка җибәрәбез, аннан Казанга алып китәләр һәм яңадан фронтка.
    Әтиемнең имзасы
    Галина Ивановна Полякова, хезмәт ветераны:
    - Мин сугыштан соң тудым һәм барлык вакыйгалар турында туганнарым сөйләгәннәрдән генә беләм. Әтием Иван Николаевич Назаров фин һәм Ватан сугышын үткән. Яраланып кайткан. Әни аны җигүле ат белән Можгадан каршылаган. Ул сугыш елларында дүрт бала белән калган. Әниләребезнең дә мәшәкатьләре күп булган - балалар турында кайгырту, колхозда эшләү. Әти кайткач гаиләбез белән истәлеккә фотога төштек, мин - әнинең карынында. Бу рәсемне һәм туганнарым белән бәйле вакыйгаларны кадерләп саклыйм. Әти соңыннан 10 ел Тат.Чаллыда "Память Ленина" колхозын җитәкләде. Намус белән эшләде, әни дә калышмады. Ул 46 яшендә, миңа ун яшь чагында үлде. Ул елларның документлары белән танышу өчен район архивына мөрәҗәгать иттем, аларда әтинең имзасын күрдем... Төпчеге буларак миңа аерым мөнәсәбәте әле дә хәтеремдә.
    Кырыгынчыда туганнар
    Ирле-хатынлы Нина Ивановна һәм Анатолий Семенович Гарнаевлар сугыш алдыннан - кырыгынчы һәм кырык беренче елларда туганнар. Сугыш елларының бөтен авырлыгы аларның әти-әниләре җилкәсенә төшкән.
    - Әни кырга эшкә минем белән йөри иде, - дип сөйли А.Гарнаев. - Иртә балачагым вакыйгаларын хәтерлим - ачлык, итекне абый белән чиратлашып киябез.
    Марля күлмәк
    - Сугыш башлану хәбәрен ишеткәндә, - дип сөйли педагогик хезмәт ветераны Антонина Григорьевна Глущенко, - әти-әниләр өйдә юк иде. Миңа тугыз яшь, вакыйганың масштабын аңлап бетерә алмыйм. Ләкин кешеләрнең гармуннар, җырлар белән хәрби комиссариатка баруларын мәңгегә истә калдырдым. 1942 елда әтине дә алдылар. Ул Ватан сугышында Сталинград астында сугышты, аннан япон сугышында катнашты. Мин Тихоново мәктәбендә укыдым, безнең белән эвакуацияләнгән ленинградлылар да бар иде. Күпләренең исемнәрен хәтерлим, шул исәптән бертуган Васютинскийларны да.
    Бу чорны авыр хис белән искә алам: гел ашыйсы килә, кияргә кием юк. Әни Яңа елга марлядан күлмәк теккәч, сөенүемнең чиге булмады. Ләкин иң зур шатлык әтинең кайтуы булды. Ул кило-кило ярым дөге алып кайткан иде, бик тәмле ботка пешердек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: