Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәхәббәт һәм музыка гармониясе

Бөек Җиңүнең олуг юбилее алдыннан без сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган кешеләр язмышы турында язмаларыбызны дәвам итәбез. Сугыш һәм хезмәт ветераны Разия Фәйзихановна Зыятдинова - сугыш чоры баласы. 1941 елда аңа 12 яшь була. Ул елларда ниләр кичергәннәрен еш искә алып сөйли. - Андый хатирәләр беркайчан да онытылмый. Дөрес, безнең...

Бөек Җиңүнең олуг юбилее алдыннан без сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган кешеләр язмышы турында язмаларыбызны дәвам итәбез. Сугыш һәм хезмәт ветераны Разия Фәйзихановна Зыятдинова - сугыш чоры баласы. 1941 елда аңа 12 яшь була. Ул елларда ниләр кичергәннәрен еш искә алып сөйли.
- Андый хатирәләр беркайчан да онытылмый. Дөрес, безнең якларда бомбага тотулар булмады, әмма сугыш җиле барыбер читләтеп үтмәде, ничек булса да һәр гаиләгә кагылды, - дип ашыкмый гына сөйли Разия апа. - Кохозларда эшче куллар җитми, фронтка киткән ирләрне хатын-кызлар һәм балалар алыштырды. Сугыш елларында һәр нәрсәне, шул исәптән утынны да, экономия белән кулландылар. 14 яшемдә яследә няня булып эшләгәндә, һава торышы нинди булуга карамастан, утынны үзебез әзерләдек - кистек, ярдык.
Разия апаның сөйләвеннән билгеле булганча, бу вазифага аны посёлок советында эшләүче Анна Сергеевна Сорожкина билгели. Соңрак Разия милиция бүлеге каршында урнашкан зур булмаган бинадагы балалар бакчасына күчә. Ул елларда мөдир вазифаларын гадел һәм таләпчән Ксения Ивановна Харитонова үти. Бәдретдин Баһаветдинов партиянең район комитеты секретаре булганда Разия секретарь-машинист хезмәтен башкара. Бүгенге көндә күренекле бондюглылар белән һәр очрашу онытылмас тәэсирләр калдыра. Мәдәният йортында массовик буларак ул шәһәрлеләрнең ялын оештыру өчен җавап бирә. Әмма гомеренең күп өлешен сәүдә өлкәсенә багышлый: район кибетендә һәм 27 ел универмагта Рәйсә Рәхмәтуллина, Райлә Шәймәрдәнова һ.б.лар белән бер коллективта эшли.
Разия ханым сөйләвенчә, сугыш елларында Ленинград чолганышыннан эвакуацияләнгән ятим балаларны алып килү бондюглылар язмышында тирән эз калдыра.
- Аларны атлар белән дүртенче мәктәп янына алып килделәр. Балалар һәм тәрбиячеләрнең йөзләре агарынган, хәлсезләр. Мескен атлар да йончыган. Каршы алучылар, хайваннарга ярдәм итү йөзеннән, арбаларны арттан этәләр. Без балалар белән дуслаштык, мөмкин булганча ярдәм күрсәттек. Ленинградтан килгән педагогларның күбесе кияүгә чыгып, Бондюгта калдылар. Озак көткән Җиңү килгәч, балаларны күз яшьләре белән озаттык. Кайберәүләр алар белән хат язышты, тыныч тормышта ничек яшәүләре белән кызыксындылар.
Узганнар һәрвакыт ерак та, якын да. Әңгәмәдәшемә балачактан авырлыклар күрергә туры килә. Ул Свердловск өлкәсендәге зур булмаган шәһәрдә туа. Әнисе тормыш көтәргә сәләтсез иреннән аерылып, өч яшьлек улы һәм алты айлык кызы белән Бондюгка кайтып китә. Биш яшендә абыйсы Әсхәт салкын тиеп бик каты авырый, аны коткарып кала алмыйлар. Әнисе кызын ялгызы үстерә, кабат тормышка чыкмый. Разия мохтаҗлыкны татымасын өчен, алын-ялын белми эшли. Кызы бик иртә кул арасына кереп, әнисенә булыша.
Сугыш һәм аннан соңгы еллардагы авырлыкларга карамастан, Разия Фәйзихановна балачагын бәхетле дип саный. Яследә эшләгәндә язмышында тирән эз калдырган очрашу була. Гомерендә пианино күрмәгән кызга еврей милләтле музыкант полька уйнап күрсәтә, нотаны белмәгән Разия ишеткән көен төгәллек белән кабатлый. Бу аның беренче башкарган музыкаль әсәре була. Әңгәмәне өзеп, Разия ханым яраткан полькасын, аннан бер-бер артлы таныш көйләреннән өзекләр уйнады. Шулай итеп, хатирәләр киче акрынлап музыкаль темпка күчте. Хуҗабикә сүзләренчә, Зыятдиновлар алты дистә елдан артык яши торган бу кунакчыл йортта музыка яңгыравы гадәти күренеш. Биредә балалары үскән, гаилә башлыгы фронтовик Мирсәет Зыятдиновичны унбер ел элек биредән соңгы юлга озатканнар. Бу гаиләдә кышкы айларның 22 нче көннәре истәлекле: 22 февральдә Разия ханымга 85 яшь тулган, 22 гыйнварда - Мирсәет аганың туган көнендә - якыннары аны җылы сүз белән искә алырга җыелалар.
Дүрт кызы арасыннан Фәридә генә музыканы сайлаган, ул фортепианода, гитарада уйный, Казан музыка училищесын тәмамлаган. Өч дистә ел балаларны сәнгать дөньясына өнди, Россиянең почётлы доноры. Кызлары бүләк иткән сигез оныкның фоторәсемнәре стенага эленгән, алар һәрвакыт янәшәдә кебек. Җиде оныкчыгы, әбиләренә оптимизм һәм энергия өстәп, беренче уңышлары белән куандыралар.
Разия Фәйзихановнага үз яшен бирмисең, һәрвакыт җыйнак, зәвык белән киенгән, өстендә халат күрмәссең, яхшы сакланган фигурасына итәк һәм затлы кофта һәрвакыт килешеп тора. Ул күп укый, аралаша, фатирында телефоны тынып тормый, шаяртырга һәм көләргә ярата, "беркайчан да бирешмәскә" дигән девизга таяна. Бәхетле кеше генә гомер көзендә шулай яши ала.
Роза Шәрәфиева
язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Бљек Ќићњнећ 70 еллыгына