Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Мигрантлар ярты миллионнан колак какты

    2013 елда районда вакытлыча килгән һәм гражданлыгы булмаган 1769 кеше миграция исәбенә алынды, бу күрсәткеч 2012 елдагыдан 725 кешегә күбрәк. Мигрантларның күп өлешен ерак көнчыгыштан килгән кешеләр тәшкил итә: Кытай - 1224 кеше - 82%, Япония - 8,3%, Төркия - 4,9%. Чит ил гражданнарының күбесе "Аммоний" ААҖ төзелешенә җәлеп ителгән....

    2013 елда районда вакытлыча килгән һәм гражданлыгы булмаган 1769 кеше миграция исәбенә алынды, бу күрсәткеч 2012 елдагыдан 725 кешегә күбрәк.
    Мигрантларның күп өлешен ерак көнчыгыштан килгән кешеләр тәшкил итә: Кытай - 1224 кеше - 82%, Япония - 8,3%, Төркия - 4,9%. Чит ил гражданнарының күбесе "Аммоний" ААҖ төзелешенә җәлеп ителгән. Ике чит ил кешесе шәхси эшмәкәр буларак теркәлде.
    Ел башыннан 11 патент бирелде. Район территориясендә чит ил кешеләре яшәү белән бәйле хәл тотрыклы булып кала. Алар тарафыннан бер генә җинаять тә кылынмады. Административ җәза бирү җинаятьчелеккә йогынтыны профилактикалау чарасы булып тора.
    2013 елда миграция законын бозу очракларын ачыклау буенча 150 чара үткәрелде. Миграция өлкәсендә закон бозган өчен 102 административ беркетмә төзелде, 500 мең сум штраф салынды, мигрантларны хезмәткә законсыз җәлеп иткән өчен 22 эш бирүче җаваплылыкка тартылды, дүрт чит ил кешесе Россия Федерациясеннән чыгарылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: