Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Мин яраткан балалар табибы”

    "Комсомольская правда" газетасы, Фармстандарт челтәре, "DANON" компаниясе оештырган шундый исемле халык Интернет-конкурсы өченче ел җиңүчеләрне ачыклый. Быел тавыш бирүдә утыз меңнән артык кеше катнашты. "Мәрхәмәтле йөрәге өчен" номинациясендә безнең якташыбыз - Казанның унынчы балалар поликлиникасы участок педиатры Елена Никифорова лидер булды. Тумышы белән Яңабирдедән булган Елена Владимировна өчен 1899 кеше...

    "Комсомольская правда" газетасы, Фармстандарт челтәре, "DANON" компаниясе оештырган шундый исемле халык Интернет-конкурсы өченче ел җиңүчеләрне ачыклый. Быел тавыш бирүдә утыз меңнән артык кеше катнашты.
    "Мәрхәмәтле йөрәге өчен" номинациясендә безнең якташыбыз - Казанның унынчы балалар поликлиникасы участок педиатры Елена Никифорова лидер булды. Тумышы белән Яңабирдедән булган Елена Владимировна өчен 1899 кеше тавыш биргән, 169 яхшы бәяләмә, 101 фото, 70 рәсем, 29 видео килгән. Болар яшь белгечкә уңыш китергән.
    Елена Никифорова 1 нче гимназиядә урта белем алган. Аның иң ышанычлы киңәшчесе - педагог, җитәкче һәм оста оештыручы әнисе Алефтина Никифорова була.
    Безнең шәһәрдә аны хуплау төркемен мәдәният өлкәсе хезмәткәре Рәзинә Галиева, 1 нче гимназия педагоглары Мәдинә Смирнова, Халидә Муллагалиева җитәкләделәр. Учреждение укучылары фото, рәсемнәр, видеосюжетлар юлладылар. Гимназияле Диләрә Муллагалиеваның рәсеме "Комсомольская правда"да басылып чыкты. Бүләкләү тантанасына Оля Куликова (1 нче гимназия), Ульяна Кузнецова (1 нче мәктәп) да чакырылды. Алар белгеч турында сюжет әзерләгәннәр. Интернет-конкурс җиңүчеләренә грамоталар, призлар һәм "DANON" компаниясе продукцияләре тапшырылды. Алар өчен сөт эшкәртү комбинатына, Казан телеүзәгенә экскурсияләр оештырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: