Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Очкынлы бәйге

    "Кама таңнары" педагоглары һәм шәкертләре "Татэнергосбыт" линиясе буенча үтүче "Кояш куяны" бәйгесендә катнаштылар. Балаларның энергия саклау һәм техника куркынычсызлыгын үтәү темасына ясаган рәсемнәре, плакатлары, хикәяләр, эссе һәм шигырьләр иҗади якын килүне һәм электр куллану проблемаларын өйрәнүне таләп итте. Тәрбиячеләр Светлана Биктимирова һәм Марина Куликова электр тарихы, аның перспективалары, кулланган ресурслар...

    "Кама таңнары" педагоглары һәм шәкертләре "Татэнергосбыт" линиясе буенча үтүче "Кояш куяны" бәйгесендә катнаштылар.
    Балаларның энергия саклау һәм техника куркынычсызлыгын үтәү темасына ясаган рәсемнәре, плакатлары, хикәяләр, эссе һәм шигырьләр иҗади якын килүне һәм электр куллану проблемаларын өйрәнүне таләп итте. Тәрбиячеләр Светлана Биктимирова һәм Марина Куликова электр тарихы, аның перспективалары, кулланган ресурслар өчен вакытында түләүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.
    Укучылар приютта электрчының эшләвен күзәттеләр һәм бу һөнәр турында җентекле мәгълүмат алдылар. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр мавыгып "Һөнәрләр дөньясы" дидактик лото уйнадылар, мөһим һәм җаваплы эш өчен кирәкле төрле инструментлар белән таныштылар.
    "Электр һәм саксызлык бергә була алмый" - бу хакыйкатьне һәр шәкерт үзләштерде. Хәзер түземсезләнеп ел ахырында билгеле булачак бәйге нәтиҗәләрен көтәбез.
    М.Владимирова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: