Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Почта хезмәткәре булу җиңелме?

Россия почтасы көне алдыннан "Журналист һөнәрен үзгәртә" акциясе кысаларында корреспондентыбыз берничә сәгатькә почта хезмәткәре ролендә булып алды һәм бу һөнәрнең үзенчәлеген өйрәнде. Редакциянең бу биремен үтәргә мин җентекләп әзерләндем. Уңайлы аяк һәм өс киеме киеп, баш киемен үзем белән алып, үзәк почта бүлегенә юл алдым. Беренче эш итеп элемтә операторы...

Россия почтасы көне алдыннан "Журналист һөнәрен үзгәртә" акциясе кысаларында корреспондентыбыз берничә сәгатькә почта хезмәткәре ролендә булып алды һәм бу һөнәрнең үзенчәлеген өйрәнде.
Редакциянең бу биремен үтәргә мин җентекләп әзерләндем. Уңайлы аяк һәм өс киеме киеп, баш киемен үзем белән алып, үзәк почта бүлегенә юл алдым. Беренче эш итеп элемтә операторы Альбина Хәсәновада коммуналь хезмәтләргә түләдем. Аннан начальник Капитолина Сарамакова миңа бүлек буйлап экскурсия оештырды. Аның сүзләренчә, шәһәрдә 12 участок бар, шуларның бишесе алар бүлегенә хезмәт күрсәтә. Почта хезмәткәрләре велосипед турында хыяллана, ләкин әлегә җәяү йөрергә туры килә.
Вакытлы остазым, өч дистә елдан артык почта хезмәтендә эшләүче Гөлфирә Шәмсетдиновадан кыскача инструктаж алдым. Ул миңа башта оешмаларга, аннан өйләр буйлап йөреп таратабыз, дип аңлатты. Сортировкалаучы Надежда Князева аларны участокларга бүлеп куйган. Чыгар алдыннан без пакетларны үлчәдек. Беренчесе 1 кг 400 г булды, икенчесе - 4738 г. Гомумән алганда, тугыз килограммнан артык исәпләнде.
Почта хезмәткәренә каешлы тупас сумка бирәләр, ләкин ул уңайсыз, чөнки барлык газета һәм хатлар бер як җилкәгә баса. Шунлыктан аны пакет алыштырды. Барлык өләшәсе әйбер бер кулга сыймый икән, мисал өчен, җомга көнге кебек, берничә тапкыр чыгарга туры килә. Мин корреспонденциянең бер өлешен күтәреп барырга алындым.
Аның төп өлешенә газеталар, заказлы хатлар, хәбәр кәгазьләре туры килә. Минем күзәтүемчә, укучы менделеевлылар шәһәрдә әлләни күп түгел. Нигездә, "Российская газета", "Республика Татарстан", "Вечерняя Казань", "ЗОЖ" һ.б. басмаларны алалар. Горурлык белән әйтәм, без Гөлфирә Илдусовна белән тараткан почта ящикларының күбесенә район газетасы да салдык. Безнең хөрмәтле газета укучыларыбызга рәхмәт! Әмма бер генә хат та очрамады. Күрәсең, хат язышу хәзер бик өнәлми, чөнки телефон һәм башка элемтә чаралары аны алмаштыра.
Күпкатлы йортларның подъездларына эләгүе кыен, чөнки почта хезмәткәренең һәр домофоннан ачкычы юк, фатирларга шалтыратырга туры килде. Ярый әле, ачалар. Зеленая урамының 18 нче йортында бер подъездга тиз генә эләгә алмадык, чөнки анда яшәүче кыз бик озаклап бездән сораштырды: кем без, кайдан һәм ни өчен килгәнбез? Ниһаять, ул безгә ышанды һәм ишекне ачты.
Пенсионерлар өчен хат ташучы үз кеше, Гөлфирә Ильдусовна үз участогындагы кешеләрнең исем-отчествосын белеп кенә калмый, ул аларның ничә оныгы һәм оныкчыгы булуыннан да хәбәрдар. Фомин урамының 24 нче йортында яшәүче ир-егет почта хезмәткәрен һөнәри бәйрәме белән котлады. Ягымлы итеп Гуля дип эндәшүеннән, аны моны беләләр һәм яраталар дип уйладым.
Шәхси йортлар буйлап йөргәндә безне этләр өреп каршы алды. Остазым сүзләренчә, эт тешләмәгән почтальонны очрата алмыйсың. Гөлфирә Шәмсетдиновада да эт теше эзләре бар. Шәхси күрү белән инандым, почта ташучыны этләрнең өнәмәве уйдырма түгел икән.
Эш көне азагына почтальонның проблемалары җитәрлек икән дигән фикергә килдем. Этләр, домофон, караңгы подъездлар, почта салу өчен тартмалар булмау, мисал өчен Фомин урамының 17 нче йортындагы кебек. Зур физик йөкләнеш һәм дистәләгән километрлар узу турында әйтеп тә тормыйм.
Баштарак мин оешмалар, аннан йорт, подъездлар һәм баскычлар санын исәпләргә тырышып карадым, ләкин моның файдасыз булуын аңладым. Дөресен әйткәндә, без Гөлфирә Илдусовна белән газета-журналларны таратып бетергәнче ук, мин хәлдән тайдым.
Вәсилә Мортазина,
Гөлшат Гыйләҗева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ќурналист џљнђрђн њзгђртђ