Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пособиеләр түләү гарантияләнә

- Районда иминиятләштерүчеләр сыйфатында 7875 эшләүче кешесе булган 532 оешма теркәлгән, - дип мәгълүмат бирде ТР буенча РФ Социаль иминиятләштерү фонды региональ бүлекчәсе дәүләт учреждениесенең Менделеевск районы 13 нче филиалы уполномоченные Әнисә Стеняшина. Ул билгеләгәнчә, отчет чорында филиал чыгым йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәде. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча 53937 көн өчен...

- Районда иминиятләштерүчеләр сыйфатында 7875 эшләүче кешесе булган 532 оешма теркәлгән, - дип мәгълүмат бирде ТР буенча РФ Социаль иминиятләштерү фонды региональ бүлекчәсе дәүләт учреждениесенең Менделеевск районы 13 нче филиалы уполномоченные Әнисә Стеняшина.
Ул билгеләгәнчә, отчет чорында филиал чыгым йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәде. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча 53937 көн өчен 16106,7 мең сум юнәлдерелде.
2011 ел белән чагыштырганда ике миллион сумнан артыкка әниләргә пособиегә чыгымнар артты һәм 23901,7 мең сум тәшкил итте.
Кайбер оешмалар, киресенчә, иминият взносларының югары суммасын күчерәләр, шуның белән артыгын түләүне тәшкил итәләр. Үзәк больница һәм мәгариф идарәсе 74611 һәм 128400 сумга взносларын арттырып түләделәр, - дип игътибарны юнәлтте Әнисә Хаҗиәхмәтовна.
Аннан ул узган елда өч бәхетсезлек очрагы булуын ассызыклады. Берсе зыян күрүче өчен вакытлыча эшкә яраксызлык белән тәмамланды. Район буенча производствода зыян күргән 47 кешегә пособие түләнә.
Социаль иминиятләштерү - хезмәт бурычларын башкаруга сәләтне югалту чорында хезмәткәрне матди яклау гаранты.
- Социаль иминиятләштерү линиясе аша узучы барлык отчет документациясен оешмалар бухгалтерияләре тәртипкә китерергә тиеш. Ялгыш мәгълүматлар булмасын. Мәҗбүри социаль иминиятләштерү мәсьәләләрен без беренче квартал нәтиҗәләре буенча тагын бер күтәрербез, - дип кисәтте Игорь Привалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тљп трибунадан