Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез 8 мартка нинди бүләк алырга теләр идегез?

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина Менделеевск хатын-кызларына шундый сорау бирде. Рушания Азина, үзәк больницаның канцелярия мөдире: - Ирем миңа бүләкне алдан ук ясады, кәрәзле телефон алды. Искесен югалттым, шуңа күрә бу презент урынлы булды. Галина Обидина, сәнгать мәктәбе вахтёры: - Минем өчен яз һәрвакыт чәчәкләр белән бәйле. Һәр...

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина Менделеевск хатын-кызларына шундый сорау бирде.
Рушания Азина, үзәк больницаның канцелярия мөдире:
- Ирем миңа бүләкне алдан ук ясады, кәрәзле телефон алды. Искесен югалттым, шуңа күрә бу презент урынлы булды.
Галина Обидина, сәнгать мәктәбе вахтёры:
- Минем өчен яз һәрвакыт чәчәкләр белән бәйле. Һәр хатын-кызга лаләләр букеты алу күңелле булыр иде. Бүләкнең үзе түгел, игътибар мөһимрәк.
Наталья Харитонова, архив бүлеге начальнигы:
- Мин хатын-кызлар бәйрәмендә зур китап кибетенә эләгергә теләр идем. Аннан буш кул белән китмәячәгемә ышанам.
Соралганнарның күбесе бүләккә чәчәкләрне атады, җаваплар арасында концертка, дельфинарийга, орган залына билетлар, спа-салонга абонемент, пикник белән урманга сәяхәт булды.
Ә ир-атлар сөеклеләрен кулинарлык сәләтләре белән сөендерергә тели икән.
Юрий Никитин, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары:
- 8 мартта аш бүлмәсендә мин хуҗа булачакмын. Хатын-кызлар бер генә көн булса да мәшәкатьләрдән арынып торсыннар. Яраткан кешеләрем - тормыш иптәшем, кызларым, әнием өчен бәйрәмчә гаилә табыны әзерлим. Әлбәттә инде, чәчәкләр бүләк итәм!
Иван Фадеев, УДДУның сәнгать һәм дизайн факультеты 4 нче курс студенты:
- Әнигә яраткан чәчәкләрен - лаләләр бүләк итәм, ә сөекле кызым Татьянаны романтик кичке ашка чакырам. Ул сюрпризлар ярата, бу тәкъдим күңеленә хуш килер дип уйлыйм.
Безнең сайттагы блицсораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 28% хатын-кызлар бүләк сыйфатында бизәнү әйбере алырга хыяллана, 17%ы романтик сәяхәттән баш тартмаячак, 19%ы "сюрприз" графасын сайлаган, 7%ы ноутбук яки телефон тели, 5%ының бассейнга абонемент һәм 5%ының китап аласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары хатынкызлар кљне