Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез үз шәһәрегезне яратасызмы?

Соңгы вакытта илебездә, шулай ук республикабызда, туризмга ихтыяҗ үсте. Күпләр җылы якларга, чит илгә барырга тырышалар, әмма безнең республикада да кызыклы урыннар аз түгел. Болар - гасырлык тарихы булган Казан, күпсанлы һәйкәлләре белән Алабуга, Болгар һәм Свияжск. Яр буе һәм фонтаннары белән Мамадыш та данлыклыга әйләнде. Ә ни өчен безнең...

Соңгы вакытта илебездә, шулай ук республикабызда, туризмга ихтыяҗ үсте. Күпләр җылы якларга, чит илгә барырга тырышалар, әмма безнең республикада да кызыклы урыннар аз түгел.
Болар - гасырлык тарихы булган Казан, күпсанлы һәйкәлләре белән Алабуга, Болгар һәм Свияжск. Яр буе һәм фонтаннары белән Мамадыш та данлыклыга әйләнде.
Ә ни өчен безнең шәһәрдә дә сәнәгать туризмын җәелдермәскә? Шәһәр кунакларына туган якны өйрәнү музеенда һәм Кокшанда булып, иске заводларның җитештерү тарихын сөйләргә була. Туризм өлкәсе бик табышлы диләр бит.
Ләкин без ни өчендер үз шәһәребезне яратмыйбыз: утыртылган агачларны тәрбияләмибез, фонарьлар, эскәмияләрне ватабыз, ишегалларын һәм аллеяларны чүплибез. Бу бит җиде Советлар Союзы герое шәһәре.
Бәлк, безгә үзебезнең илнең, республиканың, шәһәрнең бер өлеше икәнебезне аңларга вакыттыр. Әйләнә-тирәбезгә игътибар белән карарга һәм һәр кешенең шәһәре, урамы, ишегалдын тәртиптә тотуга, матурлауга ничек өлеш кертә алачагы турында уйланырга.
Л.Сәхапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Туризм Менделеевск яналыклары