Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шарда сикерәләр, йортта дәваланалар

Без Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә июль аеннан "Йортта санаторий" технологиясе кертелүе турында белдергән идек инде. Мондый төр хезмәт нечкәлекләре белән якыннан танышу теләге белән "Өмет яры" үзәгенә юл алдык. Бүлек җитәкчесе Эльвира Вергасова сөйләвенчә, учреждениегә килмичә сәламәтләнү физик мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлар өчен әһәмиятле. Теләүчеләр гариза язалар. реабилитация бүлеге табиб-терапевты Л.Федорова...

Без Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә июль аеннан "Йортта санаторий" технологиясе кертелүе турында белдергән идек инде.
Мондый төр хезмәт нечкәлекләре белән якыннан танышу теләге белән "Өмет яры" үзәгенә юл алдык.
Бүлек җитәкчесе Эльвира Вергасова сөйләвенчә, учреждениегә килмичә сәламәтләнү физик мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлар өчен әһәмиятле. Теләүчеләр гариза язалар. реабилитация бүлеге табиб-терапевты Л.Федорова аларны күреп сөйләшкәннән соң, һәркайсына 15 көнгә индивидуаль программа төзи. Бу эш формасына үзәкнең бар структуралары да кушылган. Пациентлар янына медицина хезмәткәре, психолог йөри. Өлкәннәр өчен тагын бер нәрсә әһәмиятле - кайнар аш белән тәэмин ителү.
Йорт мәшәкатьләрен үтәргә кирәк булса, социаль хезмәткәрләр моны да җиренә җиткереп башкарачаклар. Юрист консультациясе тәкъдим ителә, укырга яратучыларга китаплар алып киләләр. Киләчәктә мультимедиалы җиһаз ярдәмендә өлкәннәр өчен виртуаль экскурсияләр дә оештырылачак.
Хәзерге заездда бу төр хезмәттән дүрт пенсионер файдалана. Киләсе айга биш кеше гариза язган. Әлегә һәр айда 4-5 пенсионерга гына мондый хезмәт каралган. Чөнки үзәктәге заездлар һәрвакыт тулы - егермедән артык ял итүче була. Сәбәбе гади - белгечләр шул күләмдә генә хезмәт күрсәтергә өлгерәләр.
Бурмистров урамында яшәүче Зөлфия апа Ермакова белән үзебез күреп сөйләшергә һәм "йортта санаторий" турындагы фикерен белергә булдык.
Зөлфия ханымның кызы күрше шәһәрдә яши, ә өлкән кешегә һәрдаим тәрбия, игътибар кирәк.
- Балаларны гел борчып булмый, үзләренең мәшәкатьләре дә җитәрлек. Үзәкнең тәкъдимен кабул итеп алганыма сөенеп туя алмыйм. Чыннан да, йортыма "санаторий" килде. Уколлар ясыйлар, массаж курсы уздым. Тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Бар авыруларым китте кебек. Каядыр чыгып йөри алмаган кешегә зур ярдәм. Бер сөйләшеп, аралашып алу да күңелгә рәхәт бирә, шунысы да терелтә, - дип сөенече белән бүлешә һәм, форсаттан файдаланып, аңа ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтен җиткерә һәм шулай ук өлкәннәргә йортларында "санаторий" рәхәтен тоеп карарга чакыра.
Фәймә Вахриева
Гөлүзә Гыйләҗетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Йортта санаторий