Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Шигырем – һәйкәл, җырым маяк булса иде”

Якташыбыз, җирле шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның тууына 70 ел. Шул уңайдан татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова Социаль яклау үзәгенең реабилитация бүлегендә ял итүчеләр өчен кичә үткәрде. Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе М.Гыймазетдинов шигырьләре, җырлары белән таныш. Очрашу барышында видеоязмадан Азат Тимершәех, Салават Фәтхетдинов, Дарина Фәрхетдинова башкаруында "Көт әле, дисең", "Кайтчы, иркәм, кайтчы яныма",...

Якташыбыз, җирле шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның тууына 70 ел. Шул уңайдан татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова Социаль яклау үзәгенең реабилитация бүлегендә ял итүчеләр өчен кичә үткәрде.
Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе М.Гыймазетдинов шигырьләре, җырлары белән таныш. Очрашу барышында видеоязмадан Азат Тимершәех, Салават Фәтхетдинов, Дарина Фәрхетдинова башкаруында "Көт әле, дисең", "Кайтчы, иркәм, кайтчы яныма", "Әнкәемнең ак шәле" җырларын тыңлау, авторның үз шигырьләрен укуы, яшәгән төбәге турында фильм карау һәркемнең күңеленә хуш килде. Гөлназ Хатфиловна шагыйрьнең биографиясе битләрен актарды, иҗат юлына күз салды. Китапханә хезмәткәре Земфира Шакирова тамашачыларга Марсель Гыйльфановичның "Аккош канат кагына" җырын бүләк итте. Кичәдә булучылар шагыйрьнең безгә мирас итеп калдырган җырларында, шигырь юлларында яшәвенә инандылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары М.Гыймазетдинов