Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Сыра – ул алкоголь

    - 2012 елның 1 июленнән федераль закон нигезендә сыра алкогольле продукция статусы алды, - дип мәгълүмат бирде Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльмира Досманова. Яңа елның 1 гыйнварыннан алкогольле продукция куллануны чикләү һәм әйләнешкә кертүне тәртипкә салучы положениеләр үз көченә керде. Нәкъ менә: - 22.00...

    - 2012 елның 1 июленнән федераль закон нигезендә сыра алкогольле продукция статусы алды, - дип мәгълүмат бирде Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльмира Досманова.
    Яңа елның 1 гыйнварыннан алкогольле продукция куллануны чикләү һәм әйләнешкә кертүне тәртипкә салучы положениеләр үз көченә керде. Нәкъ менә:
    - 22.00 дән 10.00 сәгатькә кадәр, ягъни төнге сәгатьләрдә барлык төр спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыра сату тыела;
    - Ресторан, кафе, бар һәм шундый төрдәге башка гомумтуклану предприятиеләреннән тыш стационар булмаган сәүдә нокталарында (ларек, киоск, чатырлар һ.б. лар) сыраны ваклап сату тыела.
    Гомумтуклану урыннарыннан тыш, сыра һәм сыралы эчемлекләрне ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең карамакларында, хуҗалыкларында, оператив идарә яки арендага алган стационар сәүдә объектларында һәм склад биналарында, шулай ук закон буенча башкасы каралмаган булса, контроль-касса техникасы булырга тиеш.
    Рейдлы тикшерүләр барышында алкогольле продукция сату вакытын үтәмәүнең 22 очрагы, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек сатуның һәм лицензиясез эшчәнлек алып баруның дүрт очрагы теркәлде.
    Кызыксындырган сорауларыгызны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына (843) 278-92-00, (8552) 71-26-36 телефоннары аша бирергә мөмкин.
    - Алкогольле продукцияне законсыз сату мәсьәләсенә катгыйрак карарга кирәк. Европа илләрендә алкоголь контрольсез сатылмый. Безнең дәүләтнең дә сату базарында тәртип урнаштыруы, яшүсмерләрнең спиртлы эчемлекләр куллануга таләпләрне кискенләштерүе куанычлы.
    Югыйсә, алкоголь еш кына җинаять кылуга сәбәпче була, - дип ассызыклады район башлыгы Игорь Привалов.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: