Табибның мөлаем күзләре
589
0
0
Йөзендә елмаю балкыган ак халатлы ханым, табиб-отоларинголог Ирина Чупинадан һәр менделеевлы үзенә яки баласына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндер. Ирина Ивановна 17 ел үзәк больницага пациентлары янына ашыга. Киләчәген үзе өчен нәкъ менә шулай күз алдына китергән ул. Әле мәктәп елларында ук һөнәрен тәгаенлый. 1 нче мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган...
Йөзендә елмаю балкыган ак халатлы ханым, табиб-отоларинголог Ирина Чупинадан һәр менделеевлы үзенә яки баласына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндер.
Ирина Ивановна 17 ел үзәк больницага пациентлары янына ашыга. Киләчәген үзе өчен нәкъ менә шулай күз алдына китергән ул. Әле мәктәп елларында ук һөнәрен тәгаенлый. 1 нче мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган кыз Ижевск медицина институтына укырга керергә ниятли. Химиклар булган әти-әниләре Елизавета Андреевна һәм Иван Яковлевич Сорокиннар кызларының карарын хуплыйлар.
- Медицинаны сайлаганыма бер тапкыр да үкенмәдем, - ди әңгәмәдәшем. - Дүртенче курска кадәр фармацевтика белән дәвалау эше арасында икеләндем, соңгысына тукталдым. - Дөрес, пациентның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе сине һәрвакыт сагалый. Табиб дәвалаучы гына түгел, психолог та булырга тиеш. Кеше безгә медицина ярдәме сорап кына түгел, аңлауга өметләнеп тә мөрәҗәгать итә.
- Ирем Сергей белән студентлар тулай торагы кухнясында таныштык, күрше бүлмәдә яшәдек, - дип елмаеп искә ала Ирина Ивановна.
Хәзер Сергей Валерианович анестезиология һәм реанимация бүлеген җитәкли, ире, коллегасы һәм фикердәше дә ул. Чупиннар гаиләсендә мәктәп яшендәге ике кыз - Рита һәм Ярослава үсә. Алар әле һөнәр сайламаган, әмма, кем генә булсалар да, әти-әниләренең ярдәменә ышаналар.
Ирина Ивановна ЛОР белгече генә түгел, аллерголог та, белемнәрен поллиноз авыруларын диагностикалауда нәтиҗәле куллана.
Коллегалары фикеренчә, ул грамоталы белгеч, үз эшенең остасы. Рәхмәтле пациентлары да шул турыда сөйли.
- Мине дәвалаучы табибымның куллары алтын, изге йөрәкле, пациентлары да шуның өчен ярата, хөрмәт итә. Авыруларга ихтирамлы, игътибарлы караш - чын табибны характерлаучы сыйфатлар, - ди стационар дәвалану үтүче пенсионер Нина Припутина.
Шул вакыт ЛОР кабинетыннан биш яшьлек Витя Власов чыга. Борынына томау төшеп, әнисе Светлана белән табибка күренергә килгән.
- Керергә курыкмадым, авыртмады да, чөнки андагы апаның күзләре елмая, - ди яшь пациент.
Ирина Ивановнага ике мәртәбә "Ел табибы" исеме бирелде. Томау төшкән борынымны да абайлады, шунлыктан креслода чираттагы пациент мин булдым.
Вәсилә Мортазина, Гөлшат Гыйләҗева фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.2100
-
4 июль 2022 - 16:41Шәһәр юбилеена озак төзелүче стадион куллануга тапшырылачак Хәзер 1000 урынлык стадион төзелешен төгәлләү эшләре бара.3900
-
4 июль 2022 - 16:34Камайлы Р.Кәлимуллинның гаиләсе тагын бергә артты Күңелле вакыйга алдыннан якташыбыз чираттагы мәртәбә көрәш буенча чемпион булды.4000
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.3800
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак11300
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.9300
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.26000
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.13000
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты14100
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11500
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.26000
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.13000
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.11700
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84