Табигать аңлый, ә без?
1576
0
0
Көләч кояш. Зәп-зәңгәр күк. Ягымлы җил. Бөре төрткән агач ботаклары. Бу - яз! Тау битләреннән, сөзәк ярлардан җырлый-җырлый төшүче кар сулары. Урам уртасындагы күлдәвекләрдә чайкалучы кәгазь көймәләр. Суга бата-чума рәхәтләнеп шулар тирәсендә кайнашучы бала-чага. Бусы да яз. Табигать яшәрә, күңелләрдә яшәүгә яңа дәрт уяна. Табигатьнең камиллелегенә, аның җан ияләренә мәрхәмәтле...
Көләч кояш. Зәп-зәңгәр күк. Ягымлы җил. Бөре төрткән агач ботаклары. Бу - яз!
Тау битләреннән, сөзәк ярлардан җырлый-җырлый төшүче кар сулары. Урам уртасындагы күлдәвекләрдә чайкалучы кәгазь көймәләр. Суга бата-чума рәхәтләнеп шулар тирәсендә кайнашучы бала-чага. Бусы да яз.
Табигать яшәрә, күңелләрдә яшәүгә яңа дәрт уяна. Табигатьнең камиллелегенә, аның җан ияләренә мәрхәмәтле булуына гаҗәпләнми һәм сокланмый мөмкин түгел. Әмма...
Язны тик аллы-гөлле төсләрдә генә күреп буламы? Юк, шул. Шул матурлык янәшәсендә - кышын ак кар астында яшеренеп яткан чүп-чар өеме. Үз кулларыбыз белән пычраткан җир-суыбыз. Табигать кичерми, кешелек акламый торган манзара. Гайрәтен чигермик, күрәсе игелекләр хакына рәнҗетмик без аны. Безгә дә табигатьтән үрнәк алырга кирәк. Без, кешеләр, үзебез дә табигатьнең аерылгысыз бер кисәге лә...
Табигатькә бүген нидер булган...
Бер елмая, назлый, җылыта.
Шулчак салкын җиле исеп куя,
Үчле яңгыр әрнеп елата.
Табигатькә бүген нидер булган...
Кәефемне гүя сизенгән.
Җил һич тынмый, әллә инде шулай
Усаллыкны куа илемнән.
Бер карасаң, күктә кояш көлә -
Җылытмакчы була күңелне.
Табигать тә кеше хәлен аңлый,
Безнең өчен яна түгелме?!
Табигатьне, җир-анабызны, без ягъни яшь буын, күз карасы кебек сакларга тиеш. Әйләнә-тирәбездә чисталык, матурлык булганда гына, кешеләр дә мул тормышта яшәрләр.
Гөлшат Кәбирова,
Песәй мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6200
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14700
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18600
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19900
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16300
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14500
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17200
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18300
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15400
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16900
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6200
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84