Татарстанныкын алабыз
604
0
0
Европа продуктларын кертүне тыю сәбәпле Беренче мәртәбә 2009 елда уздырылган "Татарстанныкын ал!" республика акциясе бүген дә актуаль. Чыннан да, безнең янәшәбездә чит илнекеннән сыйфаты буенча калышмый торган продукция җитештерелә. Без менделеевлыларның бу акциягә карата мөнәсәбәтләрен сораштык. Рәйсә Әхмәтова, хезмәт ветераны: - Татарстанда сыйфаты буенча чит илдәге шундый ук товардан калышмаган,...

Европа продуктларын кертүне тыю сәбәпле Беренче мәртәбә 2009 елда уздырылган "Татарстанныкын ал!" республика акциясе бүген дә актуаль. Чыннан да, безнең янәшәбездә чит илнекеннән сыйфаты буенча калышмый торган продукция җитештерелә.
Без менделеевлыларның бу акциягә карата мөнәсәбәтләрен сораштык.
Рәйсә Әхмәтова, хезмәт ветераны:
- Татарстанда сыйфаты буенча чит илдәге шундый ук товардан калышмаган, еш кына яхшырак булган товарлар җитештерелә. Продукция җитештерүчедән кибет киштәсенә кадәр кыска юл үтәргә тиешлеген һәркем аңлый. Димәк, җирле яки күрше регионнар җитештергән товарны сатып алырга кирәк. Мин шулай эшлим дә. Удмуртия казылыкларына, Чаллы һәм Менделеевск икмәк-булка әйберләренә, Башкортстан балына өстенлек бирәм. Ит, сөт, йомырканы безнең фермерлардан алам һәм сезгә дә киңәш итәм.
Татарстан продукциясе чистарак һәм барлык тиешле таләпләргә туры килә, иң мөһиме, нитратлары һәм ГМОсы юк. Икенче әһәмиятле аспект - мин кече ватанның патриоты, үзебезнең крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны хупларга тырышам.
Фәүзәт Мөфтиев, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы:
- Ике ай дәвамында диярлек шимбә көннәрендә шәһәр халкы өчен көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылды, анда фермерлар яшелчә, сөт, ит, умартачылык продукциясен, балыкларын уңышлы сата. Шәһәрлеләр җирле җитештерүчеләргә күбрәк ышана. Аларның продукциясе тәмле, ышанычлы, сыйфатлы, химиясез үстерелгән, бәясе дә читтән китерелгән товарларга караганда кулайрак. Аерым фермерлар үз хезмәтләре җимешләрен көзнең беренче көненнән үк сата. Продукциягә ихтыяҗ кимемәү, киресенчә, артудан алар канәгать. Сатып алучылар җирле җитештерүчеләр, Татарстанның кабат эшкәртүчеләре товарлары аларга арадашчысыз һәм тизрәк килеп җитүен, һичшиксез, бу аның свежий һәм бәясе дә арзанрак булуга йогынты ясавын аңлыйлар. Мин акцияне хуплыйм, чөнки Татарстан үзен-үзе тәмле һәм кыйммәт булмаган продукция белән тәэмин итәргә сәләтле!
Радмира Иванова, күпбалалы әни:
- Татарстанда химикатларсыз һәм ГМОсыз үстерелгән иң сыйфатлы товар дип саныйм. Ит, сөт продуктларын, йомырканы без 25 ел фермерлык белән шөгыльләнүче танышыбыздан сатып алабыз. Аның продуктлары экологик чиста, хуҗалыгы Кама елгасы буендагы болыннарда урнашкан. Бөртекле һәм азык культураларын фермер үзе үстерә. Европа илләреннән товар кертүгә карата санкцияләр башлануга, гаиләбез үзенең дөрес юл сайлаганын аңлады. Мин Татарстан сатып алучылары бернәрсә дә югалтмады, киресенчә, үзебезнең продукцияле киштәләргә 180 градуска борылды дип саныйм. Безнең алмалар Польшаныкыннан нәрсәсе белән ким? "Шәм" япмасыннан ялтырамыйлар гына! Атланмайга Яңа Чишмә яки Мөслим районыныкына, казылык һәм сырга Мамадышныкына, тавыкларга Чаллыныкына өстенлек бирәм. Җитештерүчедән киштәгә кадәр иң кыска юл узучы республика продукциясен сатып алыгыз һәм сәламәт булыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.4100
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.3400
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.3900
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.3800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14300
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.3700
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7200
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.4100
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84