Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтием сугышта булган

Минем әтием Рәмис Гайнетдинов 1984 елның 22 октябрендә армиягә алына. Әфганстанга китүенең беренче көннәреннән, әти-әнисен борчуга салырга теләмичә, Германиядә хезмәт итәм дип яза. Баграмда аңа "КамАЗ-4310" автомобиле бирәләр. Һәр көне авыр була, ни дисәң дә сугыш бит. Якташлары белән очрашу әтием өчен зур шатлыкка әверелә. Бервакыт, хәрби бирем үтәү вакытында,...

Минем әтием Рәмис Гайнетдинов 1984 елның 22 октябрендә армиягә алына.
Әфганстанга китүенең беренче көннәреннән, әти-әнисен борчуга салырга теләмичә, Германиядә хезмәт итәм дип яза.
Баграмда аңа "КамАЗ-4310" автомобиле бирәләр. Һәр көне авыр була, ни дисәң дә сугыш бит. Якташлары белән очрашу әтием өчен зур шатлыкка әверелә.
Бервакыт, хәрби бирем үтәү вакытында, ул Саланг янында колоннадан артка кала, двигателе сүнә. Колонна алга китә, ә әтием таулар арасында берүзе, өстәвенә, кар ява башлый.
Хәрби операцияләрнең берсе 40 көнгә сузыла. Тәүлек буена хәрәкәт итү сугышчыларны бик нык талчыктыра. Минага эләкмәс өчен, тапталган эздән генә барырга туры килә. Шартлаган техниканы тарлавыкка төртеп төшерәләр. Шунда гына әтием якыннарының күңеленә никадәр кадерле булуын аңлый.
Машинасын берничә урыннан пуля тишкәли. Еш кына ул аңа: "Якташ, сынатма!" дип ялвара. Әтиемә "КамАЗ" машинасында саклаучы фәрештә бардыр кебек тоела.
Хәрби хезмәттән кайткач кына әти-әнисе улларының сугышта булганын белә.
Мин әтиемнең озак яшәвен һәм һәрвакыт сәламәт булуын телим.
Ильяс Гайнетдинов, 1 нче гимназия, 6 нчы сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ђфганстаннан гаскђрлђрне чыгаруга 25 ел