Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түләмәүчеләрнең ут һәм суларын кисәләр

Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов эгидасында һәр атнада мониторинг ясала торган иң проблемалы мәсьәләләрнең берсе - торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен халыкның бурычын бетерү. Торак-коммуналь өлкә предприятиеләрен банкротлыкка калдырмас өчен, Идарәче компания һәм энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләр бурычлыларга карата үтемле чаралар күрергә мәҗбүр. - Шәһәр энергия ресурслары бирүче предприятиеләрсез...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов эгидасында һәр атнада мониторинг ясала торган иң проблемалы мәсьәләләрнең берсе - торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен халыкның бурычын бетерү.
Торак-коммуналь өлкә предприятиеләрен банкротлыкка калдырмас өчен, Идарәче компания һәм энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләр бурычлыларга карата үтемле чаралар күрергә мәҗбүр.
- Шәһәр энергия ресурслары бирүче предприятиеләрсез калса, ни буласын күз алдына китерүе дә кыен. Һәр кеше хезмәтләр өчен вакытында түләргә кирәклеген аңларга тиеш. Сөйләшүләр генә нәтиҗә бирми. Бурычлылар саны кар йомарламы кебек үсә. Без кискен чаралар күрергә - кайнар су, электр энергиясе бирүне туктатырга, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз, - ди Идарәче компания директоры Сергей Тихонов.
Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева сүзләренчә, 1 гыйнварга 98 фатирның 100 мең сумнан артык бурычы бар. Аларның гомуми суммасы 19,8 млн. сум тәшкил итә. 274 гаилә 5500 дән 15 мең сумга кадәр бурычлы (3,187 млн. сум), 191 гаилә - 15 меңнән 35 мең сумга кадәр (4,9 млн. сум), 76 гаилә - 35 меңнән 50 мең сумга кадәр (3,357 млн. сум).
Алдагы елларны исәпкә алып, гомуми бурыч - 65,6 млн. сум, шул исәптән 22 млн. сум - фатир хуҗаларына тәкъдим ителмәгән сумма (гомумйорт һәм шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләре аермасы).
2013 елда 29283 мең сумга 482 дәгъва эше суд приставлары службасына тапшырылды, 2014 елда - 5752 мең сумга 69 дәгъва, 62 эш башкарылды, Пенсия фондыннан һәм предприятиеләр бухгалтерияләреннән акча тотып калырга 201 эш юлланды, 17 кешегә карата теркәү гамәлләренә чикләү салынды.
Узган елның 1 сентябренән торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен Россия үзәк банкының рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше кадәр пеня билгеләнә.
Шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен тикшерү барышында узган елда 170 фатирда срогы чыккан прибордан файдалану, 246 - төзек булмаган, өч фатирда күрсәткечләрне киметеп күрсәтү ачыкланды. 71 фатирдагы бурычлыларны кайнар су һәм утсыз калдырырга туры килде.
5 февральдән вакытында түләмәүче фатирлар буйлап рейдлар дәвам итә. Идарәче компания, "Жилэнергосервис", "Татгазэнерго", Карпов исемендәге химия заводының торак-коммуналь бүлеге, "Комфорт Успех+" вәкилләре составындагы комиссия белән берлектә журналистлар хуҗаларының 89 мең сумнан артык бурычы булган Тукай урамының 10 нчы йортындагы 2 нче фатирда булдылар. Ишек шакыйбыз - бушка. "Жилэнергосервис" электр челтәренә хезмәт күрсәтү монтёры Марс Шәйдуллин инструкция буенча утны сүндерә.
- Без хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең күбесен күреп беләбез. Кайберләре гаебен таный, бурычларын капларга омтыла. Яшәү өчен мөмкинлекләре чикле гаиләләр дә бар. Эчүдән башлары чыкмый торганнары да очрый. Алардан ни аласың? Андыйларны кечкенә мәйданлы яки уңайлыклары булмаган фатирга күчерергә кирәк, - диләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре.
Химиклар урамының 2 нче йортындагы 80, 93 нче фатирларда, Химиклар урамындагы 5 нче йортның 21 нче фатирында да ишек ачучы булмады. Аларда шулай ук ут сүндерелде.
Бурмистров урамының 2 һәм 4 нче йортларында хуҗалар өйдә иде. 6 һәм 18 нче фатирларда бу йортларга хезмәт күрсәтүче Л.Карпов исемендәге химия заводы слесарь-ремонтчысына кайнар суны өзү өстендә тырышлык куярга туры килде.
- Матди хәле авыр, хезмәт хакы түбәнлектән түләргә мөмкинлеге булмаганнарга нишләргә, - дип кызыксынабыз комиссия әгъзаларыннан.
- Без субсидия алу һәм бурычны өлешләп түләүгә килешү төзү өчен кирәкле документлар тупларга һәм Бердәм исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез. Фатирда яшәүчеләр бурычларын реструктуризация схемасы буенча түләгәндә дә субсидия саклана. Бердәм исәп-хисап үзәге билгеләгән графиктан чыкмаска гына кирәк.
Теләсә нинди очракта судка чакыру алганны яки фатирдан чыгарганны көтмичә, бурычны түләүнең төрле вариантлары турында килешенү зарур.

Лариса Кривилёва

Бурычлыларның өлешләп түләүгә килешү төзү һәм азкеремлелек буенча субсидия алуга документлар тапшыру мөмкинлеге бар, әмма бу очракта, килешү шартлары буенча, түләү вакытын төгәл үтәргә кирәк. 2013 елда өлешләп түләүгә 67 килешү төзелде, шулардан 18 гаилә азкеремлелек буенча субсидия ала.

2014 елның февраленнән ОДНның бөтен күләме исәпләү приборы булмаган фатирларга бүленәчәк. 2013 елның 1 июленә алынган мәгълүмат буенча, фатирларның 93 проценты исәпләү приборы белән җиһазланган, ә 2014 елның 1 гыйнварына бу күрсәткеч 87%ка төшкән. Димәк, күпләр исәпләү приборы күрсәткечләрен тапшырмый дигән сүз. Андыйлар өчен 1 февральдән судан файдалану күләме норматив буенча исәпләнәчәк. Моннан тыш, бу фатир хуҗаларына ресурслар кулланудагы аерма ОДН буларак өстәләчәк.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль