Тормышка өмет белән
Чәршәмбе көнне Гассар исемендәге мәдәният сараеның зур залында буш урын табуы кыен иде. Төрле яшьтәге йөзләгән менделеевлы якташыбыз 32 яшьлек Рушан Ахунҗановка операциягә һәм реабилитациягә средстволар җыю максатыннан оештырылган "Тормышка өмет белән" хәйрия концертына килде. Күпләр гаиләләре һәм коллективлар белән иде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре гаилә архивындагы фотолардан слайд-шоу әзерләгәннәр. Аннан...
Чәршәмбе көнне Гассар исемендәге мәдәният сараеның зур залында буш урын табуы кыен иде. Төрле яшьтәге йөзләгән менделеевлы якташыбыз 32 яшьлек Рушан Ахунҗановка операциягә һәм реабилитациягә средстволар җыю максатыннан оештырылган "Тормышка өмет белән" хәйрия концертына килде.
Күпләр гаиләләре һәм коллективлар белән иде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре гаилә архивындагы фотолардан слайд-шоу әзерләгәннәр. Аннан Рушанның тормыш юлын күзалларга мөмкин - менә ул балалар бакчасы шәкерте, мәктәп укучысы. Чираттагы сурәтләрдә - медицина вузы чыгарылышы, бәхетле ир һәм әти... Көчле авыру аның тормышын куркыныч астына куя, чит илдә дәвалану өчен җитди сумма - дүрт миллион сум кирәк. Залда акча җыю өчен әрҗә урнаштырылган, анда шәһәрлеләр көчләреннән килгән сумманы салалар.
- Рушан безнең больницада эшләде, - ди табиб-стоматолог Роза Баһаветдинова. - Ул изге күңелле, арлашучан кеше.
4 нче мәктәп укучылары Регина Иванова һәм Аделина Узлова Р.Ахунҗанов турында педагоглары Анна Рябовадан белгәннәр.
- Анна Александровна аның турында яхшы яктан гына сөйләде, һәм без якташыбызга ярдәм итәргә килдек.
Аделинаның әбисе Тамара Ивановна да биредә.
Анна Рябова үз чыгарылышы адресына иң җылы сүзләр генә әйтте, шәкертләренең әти-әниләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Рушанның туганы Клара Галләмова сөйләвенчә, ул кечкенәдән табиб булырга хыяллана һәм максатына үҗәтлек белән бара. Башта медучилище тәмамлый, аннан "ашыгыч ярдәм"дә эшли һәм Ижевск мединститутының кичке бүлегендә укый, офтальмолог белгечлеге ала. Тормыш иптәше итеп коллегасын - табиб-терапевт Эльмираны сайлый. Яшь гаиләдә бер яшьлек Зарина үсә.
Клара Галимҗановна туганнары исеменнән менделеевлыларга рәхмәт белдерде.
Химия заводлары, мәдәният учреждениеләре коллективлары, эшмәкәрләр, ветераннар хоры средстволар җыюга үз өлешләрен керттеләр.
- Читтә кала алмыйм, - ди пенсионер Тәнзилә Кондратьева, - мондый хәл һәркем белән булырга мөмкин. Ярдәмем тыйнак, мин Рушанның терелүе өчен дога укыячакмын.
Концерт программасында "Кристалл", "Шаян", "Талларым", "Ля-ля-фа" ансамбльләре, Илдар Фаразетдинов, Инна Килеева, Галина Богданова, Рәмилә Гайнетдинова һәм башкалар катнашты.
Средстволар җыю дәвам итә, хәйрия концертлары Алабугада, Чаллыда оештырылачак, социаль челтәрдә яклау төркемнәре булдырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!5100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13400
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.10900
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10000
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10400
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика