Тормышы һәркемгә үрнәк
1088
0
0
Фәймә Вахриева Сугыш һәм тыл ветераны Ираида Петровна Шишкина туганнары, якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, үзәк хастаханәнең өлкән шәфкать туташы Рәзинә Никитина көн героена котлаулар җиткерделәр. Юбилярга тәрбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Зиннурович шәһәр һәм район...
Фәймә Вахриева
Сугыш һәм тыл ветераны Ираида Петровна Шишкина туганнары, якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, үзәк хастаханәнең өлкән шәфкать туташы Рәзинә Никитина көн героена котлаулар җиткерделәр.
Юбилярга тәрбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Зиннурович шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов исеменнән бүләк тапшырды.
Ираида Петровнаның инде үзләре дә күптән пенсия яшендә булган балалары Олег Юрьевич һәм Вера Юрьевна әниләренең тормыш сөючәнлегенә, рухи ныклыгына сокланалар.
- Ул безне күңел төшенкелегеннән саклый, яшәргә көч бирә, зирәк киңәшләре белән булыша, - диләр.
Илле елга якын гомерен кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган И.Шишкинаның принциплары гади: шатланып яшәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, якыннары белән бердәм булырга.
Кировта медучилище тәмамлаган кыз сугыш елларында яраланган солдатларны аякка бастыруда тырыша. Ул чорда күргән кайгы, күз яше, үлем йөрәгендә әле дә сары сагыш булып саклана.
Озак еллар терапиядә өлкән шәфкать туташы вазифасын башкарган Ираида Петровна белән хезмәт куйган Нина Николаевна бергә эшләгән вакытларын сагынып сөйли.
- Язмыш мине чын ак халатлы фәрештә белән очраштырды. Һөнәрен ул Аллаһы Тәгалә кушуы буенча сайлагандыр. Андый сәләтле, хезмәтенең бар нечкәлекләрен тоеп, авыруларны бала тәрбияләгән кебек дәвалаган башка кешене мин белмим. Ветеран коллектив хезмәткәрләренә осталыгын тапшырып, ныклы тәртипле эш системасын төзеп калдырды, гомумән, өлкән иптәшләребез Наталья Абрамова, Евгения Хлюпина, Ангелина Стрижова, Валентина Куликоваларны әле дә зур хөрмәт белән искә алабыз, - ди ул.
И.Шишкина үзе дә коллективы турында җылы сүзләр генә әйтә.
- Ветераннарны онытмыйлар, һәр бәйрәмдә искә алалар, бүген дә сөендерделәр. Эшемне яратып башкардым, мөмкин булса, һаман да менделеевлыларны дәвалар идем, - дип елмая.
Унынчы дистәсен ваклаган ветеран улы Михаилны, тормыш иптәше Юрий Георгиевичны югалтуын авыр кичерә. Биш оныгы һәм биш оныкчыгы аңа яшәргә көч бирә, кайгыдан арындыра. Аларның уңышлары, матур тормышлары өчен горурлык кичерә.
Озын хезмәт гомере үткән юбиляр поселокта мөстәкыйль яши. Әле дә кул кушырып утырырга яратмый. Оекбашлар бәйли, газета укырга ярата, бигрәк тә хезмәттәшләре, хастаханә турындагы язмаларны.
- Әнинең хәтере яхшы, - ди улы Олег, очрашкач бала чакларны, гаиләбез тигез булган көннәрне искә алабыз. Безгә карата гадел, йомшак булды, кирәк чакта кырыслык та күрсәтә иде. Аның үрнәгендә җаваплы, эш сөючән булып тәрбияләндек. Балаларыбызны һәм оныкларыбызны да кешелекле, мәрхәмәтле, сәламәт тормыш рәвешен алып баручылар итеп күрәсе килә. Ә яшь йөрәкле әниебез өчен моннан да зур бүләкнең булуы мөмкин түгел.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!7800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8900
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13800
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12000
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13700
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11400
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10300
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10800
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12200
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8900
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!7800
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84