Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туганлык элемтәләрен торгызырга телибез

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! 2012 елның 25 маенда Химиклар көненә басылган "Завод династиясе" мәкаләсендә Р.Шәрәфиева Гудовских, Карповлар, Отрыганьевлар династияләре турында язган иде. Марина Николаевна Гудовскихның әнисе Валентина Сергеевна - 30 нчы елларда гаиләсе белән Горький өлкәсенең Дзержинск шәһәренә күчеп киткән минем бабам Александр Петрович Отрыганьевның туганы Сергей Петровичның кызы. Бабамның абыйлары,...

Исәнмесез, хөрмәтле редакция!
2012 елның 25 маенда Химиклар көненә басылган "Завод династиясе" мәкаләсендә Р.Шәрәфиева Гудовских, Карповлар, Отрыганьевлар династияләре турында язган иде. Марина Николаевна Гудовскихның әнисе Валентина Сергеевна - 30 нчы елларда гаиләсе белән Горький өлкәсенең Дзержинск шәһәренә күчеп киткән минем бабам Александр Петрович Отрыганьевның туганы Сергей Петровичның кызы.
Бабамның абыйлары, апалары, аларның балалары турында мин әтинең туганнан туган апасы Любовь Константиновнаның хатларыннан укып беләм (Константин Петрович - бабамның бертуган абыйсы). Әтием үлгәннән соң Менделеевскидагы туганнарым белән элемтә югалды. Мин бабамның бабасы Петр Федорович турында сезнең музейдан мәгълүмат алырга теләгән идем, булмады. Аның заводта эшләгәнен беләм, ләкин туган һәм үлгән вакытын белмим. Архивта бабайның әтисе Петр Федорович Орлов шәһәре мещаны дип язылган. Петр Отрыганьев турында мәгълүмат эзләүдә ярдәм итсәгез, Марина Николаевнаның телефонын яки адресын бирсәгез, мин сезгә рәхмәтле булыр идем.
Хөрмәт белән Михаил Юрьевич Отрыганьев,
Дзержинск шәһәре
Адресым редакциядә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучыгазета