Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Төзекләндерү мәсьәләләрен МУП хәл итәчәк

    Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны бетерү буенча штабның чираттагы утырышы барышында районның беренче җитәкчесе Валерий Чершинцев тиешле карарга кул куелу турында мәгълүмат бирде. - Муниципаль предприятие район территориясендә төзекләндерү, яшелләндерү, чисталык булдыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Аның вазифаларына шулай ук шәһәр мунчасын тоту керә. Бүгенгә кадәр әлеге эшләрне "Комфорт Успех" ҖЧҖ предприятиесе...

    Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны бетерү буенча штабның чираттагы утырышы барышында районның беренче җитәкчесе Валерий Чершинцев тиешле карарга кул куелу турында мәгълүмат бирде.
    - Муниципаль предприятие район территориясендә төзекләндерү, яшелләндерү, чисталык булдыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Аның вазифаларына шулай ук шәһәр мунчасын тоту керә. Бүгенгә кадәр әлеге эшләрне "Комфорт Успех" ҖЧҖ предприятиесе башкара иде. Ләкин, күргәнебезчә, шәһәр хуҗалыгына хезмәт күрсәтү сыйфаты халык таләпләренә җавап бирми. Шәхси бизнесны контрольдә тотуы катлаулы, ә МУП эшчәнлеген үтә күренмәле итәчәкбез, - диде Валерий Сергеевич.
    Кулланган ресурслар өчен средстволар җыю турында аналитик доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роберт Гаффаров, Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева, Идарәче компания директоры Сергей Тихонов, "Межрегионгаз" генераль директоры урынбасары Равил Зиннәтуллин чыгыш ясадылар.
    Кеше яшәми торган фатирлардагы бурычка аеруча игътибар бирелде. Андыйлар шәһәрдә 459. Милекчеләр торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәтләре өчен 40 миллион сум чамасы бурычлы.
    Район җитәкчесе Валерий Чершинцев тиешле службаларны бурычлылар белән эшләүгә салым инспекциясе, прокуратура һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен җәлеп итәргә өндәде.
    - Бу проблема белән бергәләшеп һәм законда каралган чаралар кулланып көрәшәчәкбез, - дип ассызыклады ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: