Урам бар, юллары юк
Менделеевскида яшәүче кешеләрнең күбесе безнең Совхозная урамының исемен дә белмидер. Бу Камага илтүче киң урам "Батыр" спорт мәктәбен узгач та башлана. Җәй көне шәһәр халкы аның аша пляжга йөри. Ә мәхәллә кешеләре - җирле чиркәүгә, балалар - мәктәпкә. Урамда яшәүчеләр узган-барган тәрбиясез шәһәрлеләр калдырган чүпне җыештырырга мәҗбүр. Әмма проблема анда...
Менделеевскида яшәүче кешеләрнең күбесе безнең Совхозная урамының исемен дә белмидер. Бу Камага илтүче киң урам "Батыр" спорт мәктәбен узгач та башлана.
Җәй көне шәһәр халкы аның аша пляжга йөри. Ә мәхәллә кешеләре - җирле чиркәүгә, балалар - мәктәпкә. Урамда яшәүчеләр узган-барган тәрбиясез шәһәрлеләр калдырган чүпне җыештырырга мәҗбүр. Әмма проблема анда түгел, урамда юллар начар. Без яз һәм көз җиткәнне куркып көтеп алабыз. Авыр йөк машиналары юлны чокырлап бетерә, кайвакыт чүп машинасы керә алмый, җиңел машина турында әйтәсе дә юк, урам яктыртылмый. Сөрлегә-абына чиркәүгә баручы әбиләрне карап торуы кызганыч, Аллам сакласын, егылсалар, имгәнүләре бар. Асфальтланган юлдан йөрергә хыялланмыйбыз да, вак таш җәйсәләр дә ярар иде. Ни өчен җитәкчеләр, депутатлар шәһәр турында кайгыртмыйлар?
Әгәр редакция хезмәткәрләре безнең урамга килергә ниятләсәләр, резин итекләр һәм фонарь алырга онытмасыннар.
Совхозная урамында яшәүчеләр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9900
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7500
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19700
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.12000
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19700
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14400
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика