Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ушков буасының өченче гасыры

Завод буасының барлыкка килү вакытын төгәл атау кыен, гәрчә шунысы билгеле, ул Ушковлар чорыннан бирле яшәп килә. Буа купецлар гаиләсе һәм аларга килгән кунаклар өчен ял итү урыны булган. Завод музеендагы фотография дәлилләгәнчә, бакчага су Тойма елгасы ягындагы буа белән контора (хәзер туган якны өйрәнү музее урнашкан) бинасына кадәр булган...

Завод буасының барлыкка килү вакытын төгәл атау кыен, гәрчә шунысы билгеле, ул Ушковлар чорыннан бирле яшәп килә.
Буа купецлар гаиләсе һәм аларга килгән кунаклар өчен ял итү урыны булган. Завод музеендагы фотография дәлилләгәнчә, бакчага су Тойма елгасы ягындагы буа белән контора (хәзер туган якны өйрәнү музее урнашкан) бинасына кадәр булган каналлар буйлап килә.
Буа җитештерү максатында кулланыла. Бүгенге үлчәү урынында руда ваклыйлар, анда буа суы агач торбалар аша килә.
Совет чорында буа шулай ук яраткан ял итү урыны була, ә кыш көне аны шәһәр шугалагы итеп файдаланалар. Тимераякта бар кеше - яше дә, карты да шуа, хоккей матчлары үткәрелә. Киенү-чишенү урыны, прокатка тимераяк бирү була, репродуктор аша музыка яңгырый, территорияне прожекторлар яктырта.
Үзгәртеп кору вакытында завод җитәкчелеге җәмгыять эшчеләре өчен балык үрчетү, тоту һәм эшкәртү буенча буа хуҗалыгы оештыру турында карар кыла. Бу проектны проект-конструкторлык бүлеге эшли. Ремонт-төзелеш идарәсе буаны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Буадагы суны җибәрү һәм ләмне чистарту, сулыкның төбен тирәнәйтү, чиста су бирү һәм өстәге суларны агызу өчен торба салу эшләре башкарыла.
..."Кабат төзелгән объектлар базар икътисадында завод хуҗалыгын натуральләштерүгә ориентлаша. 1993 елда элеккеге "Коммуна" кинотеатры янында табигатьнең экологик почмагы, "тере" буа оештырыла. Сулыкның мәйданы - 0,8 гектар. Анда балык кына түгел, кондыз һәм ондатра да була. Төзелеш вакытында чыгарылган 20000 куб. метр грунт хлорлы барий цехы территориясен рекультивацияләүгә тотыла..." (Завод музее материалларыннан).
Һәр елны буаның гына түгел, Тойма елгасының да яр буе полосасында табигатьне саклау чаралары үткәрелә. Төрле елларда карп һәм башка төр балыкларның маймычлары җибәрелә. Язгы ташу вакытында буаның ермагы киңәя һәм андагы балык Тоймага күчә, якында гына кондыз гаиләсе эзен һәм алар төзегән плотинаны табарга була.
Озак еллар монда бер пар аккош яши, аларны заводлылар тәрбияли. Кошларның килеп чыгуы үзе бер тарих. Ак төстәге аккошны балыкчылар алып килә. Кошның канаты җәрәхәтләнгән булганлыктан, ул үзенең көтүе белән җылы якларга очып китә алмаган. Шәһәрлеләр битараф калмыйлар. Аккош моңаймасын өчен, кемдер аңа иптәшкә авылдан каз алып килә. Каз да буа тормышына яраклаша һәм озак вакыт аккошка тугрылыклы дус була. Кирәк чакта аны куркынычлардан саклый.
Икенче кош Интернеттан табыла. Краснодарда яшәүче профессор үтенечкә җавап бирә, аккошның төрен билгеләү өчен аның белән языша башлыйлар. Кошның "шипун" токымлы булуы ачыклана. Пар эзләү озакка сузылмый һәм уңышлы тәмамлана. Аккошны Краснодардан самолет белән Казанга, аннан машинада Менделеевскига алып киләләр. Бүгенге көнгә кадәр зәвыклы кош турында кайгырткан, ашаткан, әлеге матур парны саклап калу өчен шартлар тудырган кешеләрнең яхшы мөнәсәбәтен билгеләп үтәсе килә. Киләчәктә токымнарын дәвам итү өчен бу искиткеч табигать почмагында аларның балалары туар дип өметләнәбез.
Татьяна Дождёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Коммуна