Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Вазифалары – кешеләргә хезмәт итү

    Икенче ел рәттән 21 апрельдә җирле үзидарә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район башлыгы Игорь Привалов бу уңайдан көн геройларына ихластан котлау сүзләре юллады. - Халык яшәеше белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы буларак, сез үз җилкәгездә авыр йөк йөртәсез. Шул ук вакытта кешеләрнең сезнең хезмәтегезне бәяләп, клублар, ФАПлар...

    Икенче ел рәттән 21 апрельдә җирле үзидарә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
    Район башлыгы Игорь Привалов бу уңайдан көн геройларына ихластан котлау сүзләре юллады.
    - Халык яшәеше белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы буларак, сез үз җилкәгездә авыр йөк йөртәсез. Шул ук вакытта кешеләрнең сезнең хезмәтегезне бәяләп, клублар, ФАПлар төзегән, суүткәргечләр сузган, юллар ремонтлаган өчен рәхмәт әйтүе куандыра. Сез кешеләргә аларны яратканга күрә хезмәт итәсез.
    Муниципаль служба ветераннарына рәхмәт, алар бу гади булмаган хезмәттә юл яручылар булдылар, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
    Район башлыгы иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды. Монай, Бәзәкә җирлекләре башлыклары Нурия сапаева, Мансура Сәлимуллина, Яңабирде, Ижёвка җирлекләре секретарьлары Нина Аксакова, Нина Пономарёва, архив бүлеге мөдире Наталья Харитонова, шәһәр башкарма комитеты белгече Флүзә Фатыйхова бүләккә лаек булдылар.
    Җыелганнарны концерт программасы белән җирле эстрада артистлары Галина Богданова, Виктор Никифоров, Марина Комарова, Данияр Кәбиров, "Очарование" бию ансамбле, БСМ һәм БИҮ яшь солистлары һәм нәфис сүз осталары шатландырдылар.
    - Без район муниципаль берәмлегендә чиста биттән эшли башладык. Беренче көннән Нина Исакова җитәкчелегендәге җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы оештырдык, торакны хосусыйлаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә башладык. Шулкадәр күп документ эшкәртергә туры килә иде. Әмма без зарланмадык, үз вазифабызны зур җаваплылык белән башкардык, - ди муниципаль служба ветераны Людмила Орлова.
    Лариса Кривилёва

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: