Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннарга котлау белән

Лариса Кривилёва Олуг юбилейлары уңаеннан сугыш ветераннары, һәлак булган фронтовикларның толларына, тыл хезмәтчәннәренә Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын тапшыру буенча изге традиция районда дәвам итә. 22 мартта район башлыгы Игорь Привалов котлау белән педагогик хезмәт ветераны Наилә Гобәйдуллинада булды. Бу көнне аңа 90 яшь тулды. Наилә ханымның үз көчендә булуын...

Лариса Кривилёва
Олуг юбилейлары уңаеннан сугыш ветераннары, һәлак булган фронтовикларның толларына, тыл хезмәтчәннәренә Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын тапшыру буенча изге традиция районда дәвам итә.
22 мартта район башлыгы Игорь Привалов котлау белән педагогик хезмәт ветераны Наилә Гобәйдуллинада булды.
Бу көнне аңа 90 яшь тулды. Наилә ханымның үз көчендә булуын күрү куандырды.
- Сезнең яшегездәге тугызлыны кирегә әйләндереп куярга була. Сез бик яхшы күренәсез. Күзләрегездә яшьлек дәрте сүнмәгән. Мөлаем караш, ачык йөзегез үзенә тартып тора. Сәламәт һәм көр күңелле булыгыз, 100 яшьлегегезне дә билгеләү мөмкинлегегез булсын, - диде ихластан Игорь Анатольевич, юбилярга РФ Президенты һәм район хакимияте бүләген тапшырды.
Наилә Миннехановна яшь буынны укыту-тәрбияләүгә 36 ел гомерен багышлаган.
- Аның математика дәресләрен әле дә хәтерлибез, ул кырыс, таләпчән һәм гадел укытучы иде.
Үз фәнен бик камил белде һәм укучыларыннан да шуны таләп итте, - ди котлау сүзләре белән чыгыш ясаган социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина.
- Наилә Гобәйдуллина кебек педагогны мин кабат очратмадым, - ди минем ирем. Районда озын гомерлеләр булуы куанычлы. Агымдагы елда 37 ветеранга 90, 95, 100 яшь була. Бу менделеевскиның алтын фонды, киләчәк буыннар өчен зирәклек, батырлык, хезмәт сөючәнлек үрнәге, - дип дәвам итә ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина.
2 нче мәктәп директоры Вячеслав Мельников, элеккеге коллегалары Венера Шәрәфетдинова, Флера Садыйкова, Роза Алешонкова, Венера Минһаҗева котлауларга кушылдылар.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Зырянова һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитетлары рәисе Надежда Абрамова ветеранга истәлекле адрес һәм бүләк тапшырдылар.
Хезмәт юлының аерым мизгелләрен искә алып, Наилә Гобәйдуллина унынчы класста укыганда укытучылык эшен башлавы турында сөйләде.
- Ул 1942 елда булды. Вакытлыча бирелгән диплом миңа укытучы булу хокукы бирде. Һәм 17 ел буена хезмәт итте. Аннан соң Алабуга пединститутын тәмамладым һәм 2 нче мәктәптә математика укыта башладым.
- Әниебез ике ел инде яңа йорттагы фатирында яши. Ул аны фронтовик толы буларак алды, әтиебез бу көннәрне күрә алмады. Ул Диңгез флотында хезмәт иткән. Ветераннар турында кайгыртучанлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә, - ди кызы Әлфия, ул да 37 ел тәрбияче булып эшләгән. Оныгы Лилия дә яраткан әбисе юлыннан киткән - 1 нче гимназиядә укытучы.
- Мин барлык эш-гамәлләремдә әбиемә охшарга тырышам. Ул безнең өчен һөнәреңне, укучыларыңны ярату үрнәге ди Лилия Викторовна.
Кызы Фәридә дә әнисе янына еш кайта. Ул гаиләсе белән Түбән Камада яши, "Нижнекамскнефтехим" предприятиесендә эшли. Оныгының кызы Настя үсеп килә. Димәк, тормыш дәвам итә...
● ● ●
Язгы җылы бу көндә тыл ветераны Мария Рагинова үзенең юбилеен билгеләде.
Менделеевск делегациясе аны котларга автошәһәргә барды.
Мария Тимофеевна анда оныгы Валентина гаиләсе белән яши.
- Әбием тумышы белән Максимководан. Әти-әниләрем вафат булгач, без аны Яр Чаллыга алып килдек. Ирем Фәнис һәм кызым Венера миңа якын кешемне карауда ярдәм итәләр. Безнең белән бер шәһәрдә яшәүче оныгы Анатолий да әби янында еш була, - дип сөйли Валентина.
- Әбиемә тиешле дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә без яшәү шартын яхшыртуга ирештек, кечкенә генә бер бүлмәдән иркенрәк фатирга күченү мөмкинлеге туды. Мария Тимофеевнаның ире - бабабыз фронтта һәлак булган.
Яшь үзенекен итә. Ветеранны юбилей көнне без урын өстендә яткан килеш кенә күрә алдык.
- Күптән түгел генә сәламәт һәм нык иде. 80 яшендә әле печән дә чапты, - диләр туганнары. - Без аны күпме хәтерлибез, әбиебез энергияле, һәрвакыт хәрәкәттә булды. Бер минутын да бушка уздырмады. Пенсиягә чыкканнан соң да, колхозда эшләде. Әле ул сәламәтләнер дип өметләнәбез.
Без дә, үз чиратыбызда, юбилярга оптимизм һәм күңел көрлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары котлау белђн