Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елга “сюрприз”

Шәһәрнең Химиклар урамының бишенче йортыннан Роза Шорохова "Комфорт Успех+" хезмәтәкәрләре 12 подъездда яшәүчеләргә "сюрприз" ясадылар, - дип редакциягә шалтыратты, Тик, ярдәм сораучы сөйләвенчә, ул беркемгә дә шатлык китермәгән шул. Декабрь азагында аномаль җылы булу сәбәпле йорт түбәсеннән су үтә. Ямау эшләре белән шөгыльләнүченең кайнар битумлы чиләкләре ычкынып аска тәгәри. Беренче...

Шәһәрнең Химиклар урамының бишенче йортыннан Роза Шорохова "Комфорт Успех+" хезмәтәкәрләре 12 подъездда яшәүчеләргә "сюрприз" ясадылар, - дип редакциягә шалтыратты,
Тик, ярдәм сораучы сөйләвенчә, ул беркемгә дә шатлык китермәгән шул. Декабрь азагында аномаль җылы булу сәбәпле йорт түбәсеннән су үтә. Ямау эшләре белән шөгыльләнүченең кайнар битумлы чиләкләре ычкынып аска тәгәри. Беренче катка кадәр түгелгән битум бар подъездны кара төскә "буяган". Йортта яшәүче Флүрә Сибгатуллина сүзләреннән билгеле булганча, ике атна элек коммуналь хуҗалык администрациясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Тик аларга һаман да булышучы юк.
- Битум аяк киемнәрен яраксызга чыгарды, фатир идәннәрен чистартып өлгерә.алмыйбыз. Әле ярый трагедиядән Аллаһы саклады. Беренче көннәрне аның исенә түзәрлек булмады. Хәзер җилләде инде", - дип сөйли Саяра Галиева.
Без "Комфорт Успех+" предприятиесенә аңлатма сорап мөрәҗәгать иттек. Мастер Мария Шәймөхәммәтова 22 гыйнварга кадәр җитешсезлекләр бетереләчәк, - дип җавап бирде.
Йортта яшәүчеләргә ышанырга һәм көтәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Комфорт Успех+