Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ян Костючек – халык дошманы булган профессор

1991 елда безнең календарьда яңа дата - Сәяси репрессия корбаннарын, зур террор вакытында халык дошманы дип игълан ителеп атылган, төрмә һәм лагерьларда җәзаланганнарны искә алу көне барлыкка килде. Безнең язмабыз бер гаепсезгә миллионлаган ватандашларыбызның михнәтен уртаклашкан Бондюг урта мәктәбенең элеккеге директоры Ян Григорьевич Костючекның фаҗигале язмышы турында. Аның исемен без...

1991 елда безнең календарьда яңа дата - Сәяси репрессия корбаннарын, зур террор вакытында халык дошманы дип игълан ителеп атылган, төрмә һәм лагерьларда җәзаланганнарны искә алу көне барлыкка килде. Безнең язмабыз бер гаепсезгә миллионлаган ватандашларыбызның михнәтен уртаклашкан Бондюг урта мәктәбенең элеккеге директоры Ян Григорьевич Костючекның фаҗигале язмышы турында.

Аның исемен без "Мемориал" сайтында таптык. Кыска белешмәдә болай диелә: "Костючек Ян (Иван) Григорьевич. 1902 елда Польшада Захайко-Радзинский уездының Лузки Гломка авылында туган, поляк. 1919 елдан ВКП(б) әгъзасы, бондюг урта мәктәбе директоры. Менделеевск районының Бондюг авылында яшәгән. 1936 елның 18 сентябрендә кулга алынган. Хөкем карары: СССРның НКВД махсус киңәшмәсе белән 1937 елның 31 гыйнварында 58 нче маддәнең 10 нчы һәм 11 нче өлешләре (троцкийчылар төркемендә катнашкан) буенча хөкем ителгән. Карар: биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә.
Костючек фамилиясе Бондюгта билгеле була. Элеккеге кешеләр күбрәк Ян Григорьевичның хатыны - Бондюг больницасы табибы Мария Фёдоровна Костючекны һәм уллары Брониславны хәтерлиләр. Коллегалары Анна Степановна Бетгер һәм Анна Михайловна Клунок Мария Фёдоровна турында яхшы фикердә, әмма аның беренче ире һәм аның язмышы турында бернәрсә дә әйтә алмадылар.
Һәм бу юкка түгел. Чөнки сүз күптәнге - 1936 елгы вакыйгалар турында бара бит. "Бу чорда мәктәп директорлары еш алышынды, - дип искә ала иде Владимир Владимирович Георгиевский, - аларны бер-бер артлы кулга алып тордылар".
Ян Григорьевичның биографиясен без Казан авиация институты сайтында таптык, 1933-1935 елларда Костючек социаль-икътисадый фәннәр кафедрасын җитәкли. Аңа кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә, пединститутта һәм Казан дәүләт университетының икътисад факультетында укый, "Кызыл Татария" газетасы редакциясендә, КДУ, урман техникасы һәм ветеринария институтларында эшли.
Казан авиация институтында ул "Ленинизм" фәнен укыта. Кафедра мөдире җитәкчелегендә яңа укыту курсы эшләнә, квалификацияле кадрлар җәлеп итүгә, фәнни коллектив формалаштыруга зур игътибар бирелә. Бу вакытта Казан сәнәгать төзелеше этабы кичерә, укырга теләге булган яшьләр шәһәргә күп килә. Профессор Костючек җитәкчелендәге кафедра йөзләгән студент өчен тормыш мәктәбенә, яшьләрнең дөньяга карашын формалаштыру үзәгенә әйләнә.
1935 елның февралендә Ян Григорьевичның коллегалары халык дошманы исәбенә кертелә, март аенда "Класслы дошманның советларга каршы чыгуы белән килешү мөнәсәбәте булдырганы өчен" эшеннән алалар. Бәлки шушы вакыйгалардан соң Костючеклар гаиләсе Бондюгка күчкәндер. Әмма кулга алудан котылып булмый. Вакыйгалар хронологиясеннән күренгәнчә, Ян Григорьевич безнең якларда бер елга якын яшәгән. 1936 елның 18 сентябрендә аны троцкичылар төркемендә катнашучы буларак кулга алалар. Төп гаепләү - марксизм-ленинизм фикерләрен бозып аңлату. "Халык дошманы"н этап белән Суздаль төрмәсенә озаталар, әмма Ян Григорьевичның психикасы коточкыч гаепләүгә чыдамый. Гаебен тануны нинди юллар белән алулары безгә хәзер яхшы билгеле.
Гаилә башлыгының язмышы турында бер хәбәр дә белү мөмкинлеге булмаган туганнарының нинди куркуда яшәүләрен күз алдына китерүе кыен.
40 яшьлек профессор 1942 елның 14 мартында Казанның махсус психиатрия больницасында үлә. 1964 елның 31 декабрендә реабилитацияләнә.
Әгәр менделеевлылардан кемдер Ян Григорьевичны хәтерли икән, аның турында хатирәләрегез белән уртаклашыгыз. Безнең бурыч - аның исемен район елъязмасында, халык хәтерендә яңарту.
Фотода Ян Костючек - уңда ак фуражкада. Фото туган якны өйрәнү музее фондыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары еллар џђм язмышлар