Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынның һәрвакыт сәбәбе бар

Янгын чыгуның киң таралган иң төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, димәк, кеше факторы. Статистика шул турыда сөйли - янгыннарның 46 проценты кеше гаебе белән чыга. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тикшерүчесе Фёдор Галанин аңлатуынча, ут еш кына электр җиһазлары белән саксыз эш итү, балалар шаяруы, машина, мичләрнең төзексез булуы,...

Янгын чыгуның киң таралган иң төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, димәк, кеше факторы.
Статистика шул турыда сөйли - янгыннарның 46 проценты кеше гаебе белән чыга. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тикшерүчесе Фёдор Галанин аңлатуынча, ут еш кына электр җиһазлары белән саксыз эш итү, балалар шаяруы, машина, мичләрнең төзексез булуы, урынга яткач тәмәке тартудан чыга. 70 процент кеше нәкъ менә соңгы сәбәп аркасында һәлак була. Кеше бәла аны әйләнеп узар, янгыннар безнең чынбарлыкта сирәк күренеш дип саный. Әмма, алай түгел. Фатир, йортка күченгәндә һәр кеше бинадан файдалану, шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында җаваплылык ала.
Ут кабыну үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү һәм кешеләрнең моңа салкын карашы. Сүндерелмәгән төпчек чын "утлы" бәла китереп чыгарырга мөмкин. Моңа мисаллар күп, сүндерелми ташланган тәмәке төпчегеннән ут кабынып, дистәләгән гектар урманнар, йортлар янып бетә. Пыскыган папиросның иң югары температурасы 300-42000гә кадәр җитә, пыскып яну вакыты - 4-8 минут. Мисал өчен, кәгазь, печән, саламнан кабынып киткән ялкын кыска вакыт эчендә бөтен корылманы ялмап алырга мөмкин. Кеше исерек хәлдә үз-үзенә һәм кылган гамәлләренә контролен югалта, төтеннән тончыга, үзе һәлак була һәм якыннарының, күршеләренең тормышын куркыныч астына куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары МЧС хђбђр итђ