Шимбә көнне "Чулман" базары мәйданында авыл җирлекләре хезмәтчәннәре җитештергән продукцияләр белән сәүдә оештырылды.
"Золотая нива", "Гасанов", "Нигъмәтҗанов", "Әһлиев" ҖЧҖ җитештерүчеләре, шудай ук Вакыйф Сәгыйтов, Виктор Васильев шәхси ярдәмче хуҗалыклары продукцияләрен халык бик теләп алды.
Алып килгән товарларның бәяләре кулай: сыер ите 220-240, бәрән ите - 280 сумнан. Турайдан Алмаз Нигъмәтҗанов...
Шимбә көнне "Чулман" базары мәйданында авыл җирлекләре хезмәтчәннәре җитештергән продукцияләр белән сәүдә оештырылды.
"Золотая нива", "Гасанов", "Нигъмәтҗанов", "Әһлиев" ҖЧҖ җитештерүчеләре, шудай ук Вакыйф Сәгыйтов, Виктор Васильев шәхси ярдәмче хуҗалыклары продукцияләрен халык бик теләп алды.
Алып килгән товарларның бәяләре кулай: сыер ите 220-240, бәрән ите - 280 сумнан. Турайдан Алмаз Нигъмәтҗанов фермер хуҗалыгыннан сыер ите күз ачып йомганчы таралды. Рәис Әһлиев (Камай) халыкны фураж һәм яшелчә белән тәэмин итте: бодай, арпа - 7 сум, солы - 6, кишер, чөгендер - 20, бәрәңге - 15 сум. Шулай ук авыл маен, эремчекне, сөтне, үрдәк ите дә чират торып алдылар. Өч литр бал бер мең сум белән бәяләнде, бал продукцияләре белән дә кызыксынучылар күп булды. Менделеевлылар һәр шимбә ярминкәсен көтеп алалар, чөнки хуҗалыклар сыйфатлы, свежий, артык кыйммәт булмаган товарлар тәкъдим итәләр.
Нет комментариев