Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Узган елда 9 кешедә “туберкулез” диагнозы булуы ачыкланды. Бу безнең район өчен зур сан. Үзәк шифаханәдә туберкулез авырулы 46 кеше диспансер исәбендә тора. Бер авыру көнгә 20 сәламәт кешене зарарларга мөмкин. Социаль авыруның үсеш шартлары, барлау а

Узган елда 9 кешедә "туберкулез" диагнозы булуы ачыкланды. Бу безнең район өчен зур сан. Үзәк шифаханәдә туберкулез авырулы 46 кеше диспансер исәбендә тора. Бер авыру көнгә 20 сәламәт кешене зарарларга мөмкин. Социаль авыруның үсеш шартлары, барлау алымнары, профилактикалау турында үзәк больницаның баш табиб урынбасары Д.Кашапова белән әңгәмә кордык. - Дамира...

Узган елда 9 кешедә "туберкулез" диагнозы булуы ачыкланды. Бу безнең район өчен зур сан.
Үзәк шифаханәдә туберкулез авырулы 46 кеше диспансер исәбендә тора. Бер авыру көнгә 20 сәламәт кешене зарарларга мөмкин. Социаль авыруның үсеш шартлары, барлау алымнары, профилактикалау турында үзәк больницаның баш табиб урынбасары Д.Кашапова белән әңгәмә кордык.
- Дамира Харисовна, без сөйләшүне бу куркыныч авыру турында саннар китерүдән башладык. Бәлки өстәрлек башка мәгълүматыгыз бардыр?
- 2010 елда дөньяда туберкулездан 1,45 миллион кеше үлгән, ягъни һәр көнне 4000 кеше дигән сүз. 2011 елда безнең региондагы даими халык арасында авыручылар күрсәткече 100 мең кешегә исәпләгәндә 46,7 туры килә, бу күрсәткеч 2010 елдагыдан 10,5 процент тәшкил итә, Россия күләмендә - 30%.
Авыру тәүлеккә какырык белән 15 миллионнан 7 миллиардка кадәр туберкулезлы бацилла - туберкулез барлыкка китерүче микроблар тарата (алар 6 метр радиус белән тарала). Туберкулез буенча эпидемиологик хәл торган саен ешрак теркәлгән күпсанлы дарулар кулланып та үзгәрмәүче, дәвалауга авыр бирелүче стандарт туберкулезга каршы терапиягә бирешелмәүче формалар ярдәмендә катлаулана. Мондый очракларның яртысыннан күбесе өч илгә - Һиндстанга, Кытайга һәм Россиягә туры килә. Туберкулез - ул дөньякүләм эпидемия.
- Бу куркыныч авырудан ничек котылып була?
- Туберкулез таралу өчен шартлар: көнкүрешнең һәм туклануның начарлануы, наркомания һәм алкоголизм, ВИЧ-инфекцияләрнең таралуы, үсеше, зарарлы гадәтләр, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәү, кирәгеннән артык ару, туңу, липрацион процесслар, сәламәтлеккә сакчыл карашта булмау. Шулардан нәтиҗә ясарга була: нигездә туберкулез белән авыру кешенең үзеннән, аның яшәү рәвешеннән һәм тәртибеннән тора. Туберкулез һәм рак кебек куркыныч авыруларны башлангыч стадиядә ачыклауның бердәнбер алымы - профилактик флюорография. Ул дәвалануны вакытында башлау мөмкинлеге бирә.
- Дамира Харисовна, күкрәк читлеге органнарын һәр елны флюорографик тикшерү кемнәр өчен мәҗбүри?
- Флюорография 15 яшьтән үтелә. Аны яшүсмерләр, балалар һәм азык-төлек белән, медицинада, коммуналь өлкәдә эшләүчеләр, терлекчеләр, элек туберкулез белән чирләгән яки авыручылар белән элемтәдә булучылар, ашказаны-эчәк, сидек-җенес системасы, шикәр чире, сулыш органнары авырулары белән интегүчеләр, наркологта яки психиатрда исәптә торучылар, ВИЧ-инфекциялеләр, хөкем ителгәннәр һәм төрмәдән азат ителгәннәр, күчеп килгәннәр, мигрантлар, эшләмәүче пенсионерлар үтәргә тиешләр. Әмма күпләр мондый тикшерүдән баш тарта.
- Бу, күрәсең, менделеевлыларның сәламәтлекләренең кадерен белмәве яки артык нурланыш алудан куркуы белән аңлатыла.
- Тагын битарафлыктан, сәламәтлек турында кайгыртырга теләмәүдән килә. Кайвакыт аерым кешеләр бернинди билгеләргә дә игътибар итмиләр. Шомлануларга килгәндә, алар урынсыз. Яңа буын аппаратлар аз күләмдә генә нурланыш алуга китерә, шунлыктан мондый тикшерү кеше сәламәтлегенә зыян салмый. Мәгълүматларны компьютерда эшкәртү мөмкинлеге тикшерү нәтиҗәләрен берничә минуттан ачыклауга китерә. Флюорография күкрәк читлеге органнарының башка куркыныч авыруларын, мисал өчен, онкологик авыруларны ачыклау мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль ђћгђмђ