Кояш, кар һәм чаңгы
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Районда "Татарстан чаңгы юлы-2013" ярышлары бишенче тапкыр узды, аларда 519 кеше - спортчылар һәм һәвәскәрләр катнашты.
Чаңгы ярышларында катнашырга теләүчеләр саны ел саен арта. Чагыштыру өчен - 2009 елда стартка 346 кеше чыккан булган. Быел чаңгычыларга табигать тә ярдәм итте - һава торышы искиткеч, җилсез һәм кояшлы иде,...