Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кояш, кар һәм чаңгы

Гөлүзә Гыйләҗетдинова Районда "Татарстан чаңгы юлы-2013" ярышлары бишенче тапкыр узды, аларда 519 кеше - спортчылар һәм һәвәскәрләр катнашты. Чаңгы ярышларында катнашырга теләүчеләр саны ел саен арта. Чагыштыру өчен - 2009 елда стартка 346 кеше чыккан булган. Быел чаңгычыларга табигать тә ярдәм итте - һава торышы искиткеч, җилсез һәм кояшлы иде,...

Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Районда "Татарстан чаңгы юлы-2013" ярышлары бишенче тапкыр узды, аларда 519 кеше - спортчылар һәм һәвәскәрләр катнашты.
Чаңгы ярышларында катнашырга теләүчеләр саны ел саен арта. Чагыштыру өчен - 2009 елда стартка 346 кеше чыккан булган. Быел чаңгычыларга табигать тә ярдәм итте - һава торышы искиткеч, җилсез һәм кояшлы иде, шуңа күрә ярышта катнашу кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Ярышларны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин ачты.
- "Татарстан чаңгы юлы" гаммәви культурага, ә катнашучыларга күркәм традициягә һәм спорт бәйрәменә әверелде, - дип билгеләде Рөстәм Зиннурович.
Республика һәм район гимннары яңгырагач, спортчылар старт сызыгына тезелделәр. Иң беренче булып шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре ярышты.
Берәүләр финишта спортчыларны каршылаган, икенчеләре узышкан арада без катнашучылар белән әңгәмә кордык. Күпләрнең профессиональ спорт костюмнарында булуы гаҗәпләндерде. Очрактан очракка гына спорт белән шөгыльләнүчеләрнең кыйммәтле киемнәр алуы икеле, шуңа күрә күпләр өчен бу ярышлар даими тренировкалардан соң үзләрен сынап карау мөмкинлеге дип уйларга урын бар.
- Чаңгылар арзан түгел, костюм да. Сатып алганда, хатыныма премия бирделәр дип әйттем, - дип комментарий бирә спортчыларның берсе.
Стартка әле берничә минут бар, шуңа күрә коррекция мәктәбе укытучысы Гөлгенә Галиуллина берничә сорауга җавап бирергә ризалашты.
- Чаңгыда еш йөрисезме?
- Еш, безнең бакча артында посадка, шунда гаиләбез белән шуабыз. Дөрес, бүген мин генә катнашам, якыннарым мине хупларга килде.
- Ә нинди кәеф белән килдегез?
- Җиңүгә омтылыш бар, ләкин иң мөһиме - катнашу дип уйлыйм.
Яшь ир-ат стартка әзерләнә. Танышабыз. Алексей Малков, "Менделеевсказот" предприятиесендә эшли, ярышларда һәр елны катнаша.
- Спорт кешене чыныктыра. Мин, мәсәлән, сирәгрәк чирли башладым, - ди Алексей.
Спортчыны тыңлап, безнең янга аның әтисе Николай Алексеевич килгәнен абайламадым.
- Спортта ун елдан артык, балаларымда да шәхси үрнәгемдә мәхәббәт тәрбияләдем. Педагогика өлкәсендә эшләмәсәм дә, безнең авылда күп балалар мине тренерлары дип исәплиләр. Гомумән, спортның теләсә кайсы төре кешене максатчан итә, ихтыяр көче тәрбияли, - дип билгели Н.Малков.
Өлкән яшьтәге спортчылар белән әңгәмә корганда, финишка балалар килеп җитте. Аларга Рөстәм Хәбибуллин Мактау грамоталары һәм премияләр тапшырды. Иң күп бүләкне Тихоноводан Рэйслар гаиләсе алды.
- Без ярышларда бөтен гаиләбез белән диярлек катнашабыз. Әтием, мин, апаларым София һәм Анжела өченче урыннарны алды, энекәшем Артур - бишенче, - дип сөйләде Зоя Рэйс.
Фәрит Кираметдинов чаңгы күтәргән, артыннан ярышта катнашкан улы Рүзәл бара.
- Минем улым - хоккейчы, - ди әтисе. - Җиңүчеләр өчлегенә кермәде, ләкин бу куркыныч түгел, нәрсә өстендә эшләргә кирәклекне уйларбыз.
Финиш сызыгында чираттагы спортчыны каршылыйбыз. Ижёвка мәктәбе укытучысы Ольга Худякова дистанцияне лаеклы үтте.
- Күптән шөгыльләнгән юк иде, - ди ул хәл алып. - Чаңгыда йөрергә яратам, һәр чыгу кәефне күтәрә.
Бу вакытта ярышларның җиңүчеләрен бүләкләү башланды. 18-29 яшьлек хатын-кызлар арасында беренче урынны 10 нчы колония хезмәткәре Надежда Николаева алды.
- Миңа 20 яшь, спорт белән кечкенәдән шөгыльләнәм, җиңүләрем күп. Хәзер Удмуртиядә авыл уеннарында катнашырга ниятлим.
Иң яшь катнашучы дип 13 нче балалар бакчасы шәкерте Владислав Алексеев аталды, иң өлкән - Виктор Вотяков. Тихоноводан Рэйслар - спорт сөюче гаилә.
Виктор Леонтьев һәм Флүсә Соловьева (VIP-узыш), Анастасия Чугунова һәм Владислав Михайлов (7-9 яшь), Юлия Иванова һәм Родион Николаев (10-12 яшь), Полина Нетребина һәм Данил Нетребин (13-14 яшь), Анастасия Тимкова һәм Артём Борисов (15-17), яшь, Надежда Николаева һәм Алексей Леонтьев (18-29 яшь), Лариса Назарова һәм Игорь Кривилёв (30-39 яшь), Ольга Крестьянинова һәм Александр Кузнецов (40-49 яшь), Лидия Панкратова һәм Николай Малков (50 яшь һәм өлкәнрәк) беренче урыннарны алдылар.
Чаңгычылар өчен чәй эчү, атта һәм кар автомобилендә йөрү оештырылды. Нәтиҗәдә барысы да өйләренә яхшы кәеф һәм чаңгыда, тимераякта йөрү, яки саф һава суларга ешрак чыгу теләге белән таралыштылар. Аеруча хәзер, кышның соңгы көннәрендә.
Эмма Панфилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Татарстан чаћгы юлы2013