Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Гомер юлын узган уфтанмыйча

27 ноябрьдә тыл һәм хезмәт ветераны Гыйльмениса Нурмөхәммәтова 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров килде, Россия Президенты Владимир Путиннан исемле адрес, район башлыгы Валерий Чершинцевтан котлау открыткасы, чәчәк букеты һәм истәлекле бүләк тапшырды. - Безнең әби-бабаларыбыз заводлылар, әти дә шунда хезмәт юлын башлаган....

27 ноябрьдә тыл һәм хезмәт ветераны Гыйльмениса Нурмөхәммәтова 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров килде, Россия Президенты Владимир Путиннан исемле адрес, район башлыгы Валерий Чершинцевтан котлау открыткасы, чәчәк букеты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

- Безнең әби-бабаларыбыз заводлылар, әти дә шунда хезмәт юлын башлаган. Беренче бөтендөнья сугышында алган яралары тынгы бирмәсә дә, авыр тормыш йөген соңгы көненә кадәр тартты. Әни дөньяга сигез бала китерде, өчесе генә исән-сау үсеп җитте. Шуларның төпчеге мин идем, - дип сөйли Гыйльмениса Сафиулловна.
Яшьли ятимлек суын эчәргә туры килә аларга. Гыйльменисага җиде яшь чакта әниләре авыр чирдән иртә вафат була.
Сугыш башлангач, болай да җиңел булмаган тормыш бөтенләй кыенлаша. Абыйлары Тимершәех 1941 елда фронтка алына. Бибиямал апасы тамак хакына танышларының балаларын карашырга Мәскәү ягына китә. Елдан-ел чире көчәйгән әтисенең хәле йорт арасында гына йөрерлек. Бар мәшәкатьләр Гыйльмениса җилкәсенә ята. Заводта көнен төнгә ялгап, Җиңүне якынайту өчен тырышалар. Сугыш тәмамлану һәм Тимершәехның исән-имин әйләнеп кайтуы зур шатлык була. Әтисе, улын гына көткән кебек, озакламый дөнья куя. Казанда берүзе яшәүче туганының хәле начарайгач, Гыйльмениса аны тәрбияли. Соңрак Мәскәү төзелешләренә китә.
- Сугыштан соңгы еллар ачлык-ялангачлык чоры буларак истә калган. Тик яшьлек тормышны матур төсләргә генә бизи. Без дә клубка йөрдек, кичәләрдә катнаштык, дус-ишләр белән аралаштык. Шундый очрашуларның берсендә булачак ирем Минемөхәммәт белән таныштым. Фронтовик, заводта калайчы (жестянщик) эшен башкарды, тормыш та бераз яхшырды. Бер-бер артлы ике улыбыз туды. Тормыш хезмәттә, балалар тәрбияләп, акты да акты, - дип хатирәләрен яңарта Гыйльмениса әби.
Тормыш иптәшен соңгы юлга озатканга инде 20 ел. Уллары Илдус белән Ильясның вакытсыз вафатлары ана өчен мәңгелек күңел ярасы.
- Гыйльменисаның сабырлыгына һәйкәл куярлык, кайгыларын тешен кысып, зур түземлек белән уздырды. Мин аннан күпкә кече, тик ул килеп хәлемне белеп йөри, барлык йорт-җир йомышын үзе башкара, - дип сөйли туганы Розалия Сафина.
Әңгәмәгә кушылган ике туганы Наил Гыйльмениса Сафиулловна турында шулай ук уңай сүзләр генә җиткерде, тырыш, кешелекле юбилярның гомер юлы күпләрне сокландырырлык, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск юбилей Менделеевск яналыклары