Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Николай Архипов – 18 яшьлек разведчик

    Бөек Ватан сугышы тарихы миллионлаган солдат, тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары һәм аналары язмышыннан төзелгән. Еллар уза, әмма һәлак булганнар турында истәлекләр туганнарының һәм якыннарының күңелләрендә мәңге саклана. Шушы көннәрдә редакциягә беркайчан да күрмәгән, фронтта һәлак булган абыйсы турында сөйләргә Николай Архипов килде. Аның турында сөйләгәндә, Николай Архипов дулкынлануын һәм күз...

    Бөек Ватан сугышы тарихы миллионлаган солдат, тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары һәм аналары язмышыннан төзелгән. Еллар уза, әмма һәлак булганнар турында истәлекләр туганнарының һәм якыннарының күңелләрендә мәңге саклана. Шушы көннәрдә редакциягә беркайчан да күрмәгән, фронтта һәлак булган абыйсы турында сөйләргә Николай Архипов килде.
    Аның турында сөйләгәндә, Николай Архипов дулкынлануын һәм күз яшьләрен кыенлык белән тыеп тора.
    - Абыем турында бердәнбер истәлек - аның фотографиясе һәм хәрби комиссариаттан хәбәр, - ди ул.
    Әңгәмәдәшем 1945 елның апрелендә туган һәм сугыштан кайтмаган өлкән абыйсының исеме белән аталган.
    18 яшьлек Сәйтәк егете Коля Архиповны 1943 елның маенда фронтка алалар. Армиягә кадәр ул химия заводының янгын сагы бүлегендә эшләргә өлгерә. Булачак геройлар Михаил Фомин һәм Вилен Бурмистров та шушы ук бүлекчәдә хезмәт итәләр. Вилен һәм Николай яшьтәшләр булалар, әмма чакыру вакытына Бурмистров инде фронтта сугыша - аңа 1943 елның гыйнварында чакыру килә. Һәм яшьтәш-якташларга бер үк операциядә - Днепр өчен бәрелешләрдә катнашырга туры килә.
    Н.Архиповның фронт юлы озын булмый. Днепрны кичү буенча операция алдыннан әти-әнисе соңгы хатны ала. Коля көрәшнең кискен булачагы турында, аны үтә алса, бәлки сугышны азагына кадәр ерып чыгармын дип яза. Әтисе Павел Архипович хәрби комиссариатка запрос җибәрә, озакламый "Сезнең улыгыз хәбәрсез югалды" дигән җавап килә. Бу кайгылы хәбәр шулай да ышаныч тудыра... Барысыннан да ныграк улының үлеменә әнисе Наталья Кирилловнаның ышанасы килми.
    - Әти-әнием өмет белән яшәделәр. "Бәлки әсирлектәдер..." - ди иде әнием, - дип искә ала Н.Архипов.
    Күпмедер вакыттан соң үлеме турында кәгазь килә. Әтием андагы юлларны укый: "Сезнең улыгыз Николай Архипов батырларча һәлак булды, ә аннан алдан "Хәрби казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде. Истәлек итеп саклар өчен, сезгә таныклыгын җибәрәбез" һәм ул хәбәрне туганнарыннан яшерә.
    Еллар узгач та, хатынына дөреслекне сөйләргә батырчылык итми. Наталья Кирилловна өметен өзмичә көтүен дәвам итә. Качып кына күрәзәчегә бара, тегесе аңа "Үзең бик нык күрәсең килгән кешене очратырсың" дип әйтеп кайтара. Соңрак билгеле булганча, чегән хатыны алдамаган икән. Әмма сүз озак еллар күрешмәгән апасы турында барган булып чыга... Гаилә башлыгына дистә еллар бу серне күңелендә йөртү һәм яраткан улы өчен ачыктан-ачык кайгыру мөмкинлеген тою авыр булгандыр...
    - Абыем разведчик булгандыр дигән фаразлавыбыз бар, - дип дәвам итә Николай Павлович, - чөнки ул "тел" алып кайттык, дип язган була.
    Бу "Халык батырлыгы" сайтында бүләкләү турында архив документлары белән дә раслана.
    1943 елның 31 октябреннән 236 нчы гвардия укчылар полкы буенча бүләкләү турында приказда болай диелә: "7 нче укчылар ротасы гвардия рядовое укчы Архипов Николай Павловичны "Хәрби казанышлары өчен" медале белән бүләкләргә. Ул Днепрның уң як ярында разведка вакытында безнең пехота флангы буенча ут ачучы станоклы пулемётны шәйләп ала һәм, гранаталар ыргытып, аны юк итә".
    Николай Павлович абыйсының Днепропетровск өлкәсенең Софиевск районында күмелгәнлеге турында Хәтер китабыннан белә. Аның запросына хәрби комиссариаттан абыйсының исеме Марьевка авылы янындагы туганнар каберлегенең мемориаль тактасына кертелүе турында хәбәр килә.
    Хәзер якташыбыз соңгы тапкыр баш ию өчен абыйсының каберенә бару өмете белән яши.
    - Сугыш михнәтләрен солдатлар белән беррәттән тыл хезмәтчәннәре дә уртаклашты, - ди Николай Павлович. - Әтиемнең бронь белән калып, ялсыз, йокысыз химзаводта эшләве турында сөйләгәнен хәтерлим. Шунлыктан, тыл хезмәтчәннәренең, заводы эшчеләренең җиңүгә керткән өлеше дә иң тирән хөрмәткә лаек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: