Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бассейнда йөзү ярышлары

"Нептун" сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган йөзү ярышлары узды. Су баталияларында химия заводлары, үзәк больница, "Ижминводы" санаторие, шәһәрнең балалар бакчалары, шәһәр һәм авыллар мәктәпләре, район суды, эчке эшләр бүлеге, "Химсервис" ҖЧҖ, Әфганстан ветераннары һәм инвалидлары союзы вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Һәвәскәр спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел...

"Нептун" сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган йөзү ярышлары узды.
Су баталияларында химия заводлары, үзәк больница, "Ижминводы" санаторие, шәһәрнең балалар бакчалары, шәһәр һәм авыллар мәктәпләре, район суды, эчке эшләр бүлеге, "Химсервис" ҖЧҖ, Әфганстан ветераннары һәм инвалидлары союзы вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Һәвәскәр спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов сәламләде. Чарага чакырылган кунакларга - сугышта катнашучы Николай Ксенофонтовка, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокинага балалар чәчәкләр бүләк иттеләр.
Ярышлар шәхси беренчелеккә узды, хатын-кызлар - 25, ир-атлар 50 метрга ирекле йөзүдә көч сынаштылар. Юлия Сологубова ("Менделеевсказот"), Рәйхана Минмөхәмәтова (2 нче балалар бакчасы), Марина Буханова (1 нче гимназия), Тәнзилә Шәйхулова (7 нче мәктәп), Максим Кузнецов (Карпов ис. химзавод), Алексей Соболев ("Химсервис"), Марат Зарипов (нотариаль контора), Илдус Габизинов ("Менделеевсказот") беренче урыннарны алдылар. Җиңүчеләргә грамоталар, абонементлар тапшырылды.
- Мин бассейнга даими йөрим, йөзү сәламәтлегемне тиешле формада тотарга ярдәм итә, - диде призерларның берсе Алексей Соболев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Нептун Менделеевск яналыклары