Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Больницада яңа җиһазлар һәм машиналар

Вәсилә Мортазина Менделеевск больницасына яңа заманча җиһаз - өлкәннәрдә һәм балаларда ясалма үпкә вентиляциясе аппараты кайтты. Үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилев сүзләренчә, яңа җиһазларның барлыкка килүе безнең табибларның Красноярск медицина академиясенең анестезия һәм реанимация кафедрасы мөдире Алексей Горобченко белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды. - Менделеевск үзәк район больницасы...

Вәсилә Мортазина
Менделеевск больницасына яңа заманча җиһаз - өлкәннәрдә һәм балаларда ясалма үпкә вентиляциясе аппараты кайтты.
Үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилев сүзләренчә, яңа җиһазларның барлыкка килүе безнең табибларның Красноярск медицина академиясенең анестезия һәм реанимация кафедрасы мөдире Алексей Горобченко белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды.
- Менделеевск үзәк район больницасы - бу аппарат апробация үтүче икенче сәламәтлек саклау учреждениесе. Җиһаз безнең илдә җитештерелгән, әлегә чит ил аналоглары юк. Регионара клиника-диагностика үзәгеннән тыш мондый мактаулы миссиянең безнең больницага тапшырылуы куанычлы, - ди Мөслим Александрович.
- ИВЛ җиһазы безгә ике ай элек кайтты, - дип сөйли анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Сергей Чупин. - Аппарат кома хәлендәге, сулыш юлларында җитешсезлекләре булган, операциядән соңгы авыруларның сулышын көйләү өчен кулланыла. Җиһазның өстенлекләре мондый: куллануда гади, үсеш алган мониторинг, эчкә урнаштырылган график системасы, файдалануның түбән бәясе, электр белән тәэмин итүнең резерв системасы. Ясалма үпкә вентиляциясе аппараты ярдәмендә без авыр хәлдәге алты авыруны күзәттек, алар процессны имин уздырдылар.
- Күптән түгел ашыгыч ярдәм технопаркы өч берәмлек техника - ике "УАЗик" һәм "форд" белән тулыланды, - дип шатлыгын уртаклашты ашыгыч ярдәмнең өлкән фельдшеры Илсөяр Артамонова.
Журналистлар бригадасы визиты көнне фельдшер Надежда Емельянова һәм машина йөртүче Василий Колесников чакыру көтәләр иде.
- 25 ел эшләү дәверендә төрле транспортта йөрергә туры килде, - ди Надежда Семеновна.
- Яңа машиналарга шатбыз, алар җылы һәм ышанычлы, - дип сүзгә кушыла Василий Иванович.
Эмма Панфилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга