Менделеевск үзәк больницасы табибына кабул итүгә традицион - регистратура аша гына түгел, өйдән чыкмыйча, Интернеттан файдаланып язылып була.
Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина бу язылуның яңа формасының шәһәрдә никадәр дәрәҗәдә ихтыяҗлы булуын ачыклады.
Медрегистратор Фаина Козырева сүзләреннән чыгып, Интернет аша кабул ителүгә язылучы пациентлар санын билгеләү кыен, чөнки барлык гаризалар - регистратура...
Менделеевск үзәк больницасы табибына кабул итүгә традицион - регистратура аша гына түгел, өйдән чыкмыйча, Интернеттан файдаланып язылып була.
Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина бу язылуның яңа формасының шәһәрдә никадәр дәрәҗәдә ихтыяҗлы булуын ачыклады.
Медрегистратор Фаина Козырева сүзләреннән чыгып, Интернет аша кабул ителүгә язылучы пациентлар санын билгеләү кыен, чөнки барлык гаризалар - регистратура аша яки телефоннан шалтыратучылар да бердәм мәгълүматлар базасына теркәлә. Больницага килгәннәрдән сорашып белү ачыклаганча, күпләр электрон язылу турында әлегә белмиләр, һәм бик сирәк кеше генә мондый алымнан файдалана. Күпләр табибка искечә, регистратура аша эләгә. Ә менә коллегабыз Рәхилә Мирзаянова электрон язылуның өстенлеген тоеп өлгерде.
- Интернет аша табибка язылдым, билгеләнгән вакытта килдем һәм проблемасыз белгечкә кердем. Ләкин алдан язылырга кирәк.
Әмма авыруны алдан белеп булмый. Әгәр табибның атна буена графигы тулы булса, кинәт авырып киткән кешегә нишләргә? Аңлатма бирүен сорап, без поликлиника мөдире Геннадий Герасимовичка мөрәҗәгать иттек.
- Тере чиратны беркем дә юкка чыгармады, - дип ышандыра безне Геннадий Николаевич. - Кабул итү расписаниесен төзегәндә, пациентларның мөстәкыйль язылуы өчен табибның тулы эш көне түгел, бер өлеше генә бирелә. Калган вакыты кабат килүчеләргә, регистратура аша язылучыларга яки өйләрендә кабул итүгә бүленә. Киләчәктә больницада урнаштырылган терминалны эшләтә башларга уйлыйбыз. Бу мәсьәлә Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында.
Әмма язылуның нинди ысулларын гына уйлап тапмасыннар, хәл кискен үзгәрми, чират кимеми.
- Районда квалификацияле кадрлар җитешмәү бигрәк тә сизелә, шунлыктан табибларга күбрәк эш йөкләнә. Хәзер табибка кадәр кабул итү кабинетларын яңарту өстендә эш алып барыла, - ди Геннадий Николаевич.
Нет комментариев