Сәламәтлек
Бөтенебезгә битлек режимына
Казанда һәм Чаллыда грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекциясе авыруларының кабынуы күзәтелә. Безнең районда 53 пациентка "тын юлларының кискен вируслы инфекциясе" диагнозы куелды. Авыручылар саны атна саен арта, - дип мәгълүмат бирде эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв.
Аның сүзләренчә, тын юлларының вируслы инфекциясен кисәтү максатында...
Казанда һәм Чаллыда грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекциясе авыруларының кабынуы күзәтелә. Безнең районда 53 пациентка "тын юлларының кискен вируслы инфекциясе" диагнозы куелды. Авыручылар саны атна саен арта, - дип мәгълүмат бирде эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв.
Аның сүзләренчә, тын юлларының вируслы инфекциясен кисәтү максатында иң элек битлек режимын үтәү, грипп йоктыруны профилактикалау өчен оксолин мазе куллану кирәк.
- Әгәр грипп белән авыручы эшкә килсә, аны кичектермичә больницага яки өенә җибәрегез. Ятак режимын үтәү мөһим. Грипп - йогышлы авыру, һава-тамчы юлы аша тиз арада тарала. Андый авыру хезмәткәрдән беркем дә батырлык көтәргә тиеш түгел. Грипп төрле формаларга мутацияләнә, авырганнан соң катлаулану булырга мөмкин, - дип кисәтте район башлыгы Игорь Привалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев