Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Геройлар кубогына ярышлар

Җиңү көненә карата ир-атлар командалары арасында хоккей буенча узган очрашу иң осталарны ачыклады. "Айсберг" боз сараенда биш команда кызу ярыш җәелдерде. "Дим" хоккейчылары күчмә кубокка ия. Алар "Иң көчле хоккей командасы" исеменә өченче тапкыр лаек булдылар. "Айсберг"лылар - икенче. Өченчелек "Монай" командасында. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр тапшырылды һәм бушлай боз сараена...

Җиңү көненә карата ир-атлар командалары арасында хоккей буенча узган очрашу иң осталарны ачыклады.
"Айсберг" боз сараенда биш команда кызу ярыш җәелдерде. "Дим" хоккейчылары күчмә кубокка ия. Алар "Иң көчле хоккей командасы" исеменә өченче тапкыр лаек булдылар. "Айсберг"лылар - икенче. Өченчелек "Монай" командасында. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр тапшырылды һәм бушлай боз сараена йөрү мөмкинлеге бирелде.
Уенчылар төрле номинацияләрдә дә билгеләнделәр. Рунар Вәлиев -- "иң яхшы саклаучы" ("Дим"). "Монай"дан Ленар Сафиуллин - "Иң яхшы капкачы". "Иң яхшы уенчы" - Владимир Пермяков ("Айсберг"). Игорь Парамонов ("Дим") - "иң яхшы һөҗүмче". Иң өлкән хоккейчы Нәгыймулла Бәхтияров махсус призга ия булды. "Динамо" һәм беренче тапкыр ярышта көч сынаучы "Спарта" ишегалды командаларына грамоталар бирелде. Ярышларны ябу тантанасына Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Ксенофонтов, тыл һәм эчке эшләр бүлеге ветераны Рәфкат Әхмәтов, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Айсберг” боз сарае