Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хастаханә автопаркына – ашыгыч ярдәм машинасы

"Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2011-2012 елларда яңарыш" ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы кысаларында Менделеевск үзәк хастаханәсе автопаркы тагын бер машиналы булды. Заманча махсус җиһазланган ашыгыч ярдәм машинасы халык сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш кертәчәк. Чөнки бу службада хезмәт куючылар өчен һәр минут кадерле. Шулай ук шәфкать туташларының хезмәт сыйфатына да, ярдәм күрсәтүнең...

"Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2011-2012 елларда яңарыш" ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы кысаларында Менделеевск үзәк хастаханәсе автопаркы тагын бер машиналы булды.
Заманча махсус җиһазланган ашыгыч ярдәм машинасы халык сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш кертәчәк. Чөнки бу службада хезмәт куючылар өчен һәр минут кадерле. Шулай ук шәфкать туташларының хезмәт сыйфатына да, ярдәм күрсәтүнең тизлегенә дә тәэсир итәчәк. Иң мөһиме - кеше гомерен саклап калырга мөмкинлекләр киңәячәк.
Паркның һәр машинасының спутник күзәтүе белән тәэмин ителүе ялган чакырулардан саклый. Җиһазланган диспетчер үзәгеннән күзәтү алып бару авыруга ярдәм күрсәтүне мобильләштерә, медицина хезмәтенең оперативлыгын үстерә, реанимация очракларында үлемнәр кими. Мондый машиналар районның ерак торак пунктларында яшәүчеләргә дә медицина хезмәтеннән каршылыксыз файдалану мөмкинлеге тудыра. 2012 елда хастаханәгә тагын шундый машина кайтачак. Моңа 1643800 сум акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Сђламђтлек саклау љлкђсендђ 20112012 елларда яћарыш