Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хәтер һәм уйлар

Еллар узган саен, хәтер табиблар - чын шәхесләр белән эшләгән вакытны искә төшерә. Алар арасында - Бөек Ватан сугышында катнашучылар стоматолог, шифаханә мөдире Евгений Павлович Бетгер, терапевт, патологоанатом, Кызыл Хаҗ җәмгыяте рәисе, почетлы донор Александр Николаевич Клунок, терапевт, шифаханә мөдире Лариса Евгеньевна Петухова. ТАССРның атказанган табибы, инфекционист, баш табиб булып...

Еллар узган саен, хәтер табиблар - чын шәхесләр белән эшләгән вакытны искә төшерә.
Алар арасында - Бөек Ватан сугышында катнашучылар стоматолог, шифаханә мөдире Евгений Павлович Бетгер, терапевт, патологоанатом, Кызыл Хаҗ җәмгыяте рәисе, почетлы донор Александр Николаевич Клунок, терапевт, шифаханә мөдире Лариса Евгеньевна Петухова. ТАССРның атказанган табибы, инфекционист, баш табиб булып эшләгән Евгения Ивановна Доронцева, педиатр, бүлекчә мөдире Елизавета Ивановна Ушкова якты истәлекләр калдырдылар. Сәламәтлек саклау отличнигы Салих Әхмәтович Мөхәммәдиев барлык профильләр буенча операцияләр ясады, алар катлаулануларсыз узды. Ә ул вакыттта округта диагностика җиһазлары белән больницалар да юк иде.
Хатын-кызлар сәламәтлек саклау отличнигы, акушер-гинекоглог Кәүсәрия Әдһәмовна Закированы әле дә зур рәхмәтләр белән искә алалар. Аның эш көне төгәл һәм киеренке иде: төшкә кадәр - бүлекчә, төштән соң - хатын-кызлар консультациясе. Атнага бер тапкыр - авылларга бару. Төнлә - экстерн чакырулар.
Бүгенге кебек җиһазлар һәм дару средстволары турында хыялланырга гына була иде. Хезмәт хакы турында сөйләп тә торырга кирәкми - үз хуҗалыкларыннан тукландылар. Сентябрь-октябрьдә колхозларда һәм совхозларда хезмәт куйдылар.
Тыгыз хезмәттәшлектә чит проблемаларны үзләренеке кебек кабул итеп эшләделәр, еш кына очрашулар уздырдылар. Матди мәсьәләләр һәрвакыт икенче планда булды. Беркемнең дә диярлек машинасы юк иде. Аны алу өчен ярты елга диңгезгә йөзәргә чыгарга кирәк иде.
Менделеевск табиблары хөрмәтенә аталган урамнар - Чоловский, Закирова. Россиядә табибларның исемнәрен мәңгеләштергән урамнар бармы? Һәм Россиядә "Җәмәгать тәртибен саклау буенча яхшы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнгән табиблар бармы? Мин бу турыда нигә язам? Чөнки ул елларның табиблары һөнәри бурычларыннан тыш җәмәгать эше белән дә шөгыльләнделәр.
Аларга патриотизм хисе кечкенәдән сеңгән иде. Аларның коттеджлары, чит илләргә бару мөмкинлеге булмады. Алар үз эшләренә гашыйк булдылар, кешеләр алдындагы бурычларын барыннан да өстен куйдылар.
В.Бикмөхәммәтов, табиб, Менделеевск үзәк больницасының ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучыгазета