Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Өлкәннәр үзәктә ялда

Социаль үзәктә оештырылган заездлар өлкәннәр арасында бик популяр. Һәр төркем монда аралашып, сәламәтләнеп, уңай тәэсирләр алып тарала. Июньнең унсигезеннән 8 июльгә кадәр ял итүчеләрнең күбесе хезмәт ветераннары. 90 яшен тутырган тыл ветераны да бу төр ялны сайлаган. Ял итүчеләр тәмле иртәнге һәм төшке аш әзерләүчеләргә рәхмәтле. Шулай ук үләннәрдән чәй,...

Социаль үзәктә оештырылган заездлар өлкәннәр арасында бик популяр. Һәр төркем монда аралашып, сәламәтләнеп, уңай тәэсирләр алып тарала.
Июньнең унсигезеннән 8 июльгә кадәр ял итүчеләрнең күбесе хезмәт ветераннары. 90 яшен тутырган тыл ветераны да бу төр ялны сайлаган. Ял итүчеләр тәмле иртәнге һәм төшке аш әзерләүчеләргә рәхмәтле. Шулай ук үләннәрдән чәй, кислородлы коктейль тәкъдим ителә. Сәламәтләндерү процедуралары кызыклы очрашулар, чаралар белән үрелеп бара. "Таң" мәчетеннән Ирек хәзрәтнең вәгазьләре, әңгәмәләре бик популяр. Пенсия фонды начальнигы Раушан Иштанова, нотариус Лилия Һадиуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге начальнигы Эльмира Досманова өлкәннәрне пенсия билгеләү тәртибе, васыять, милекне бүләк итү документын төзү, кулланучылар хокукын яклау нечкәлекләре белән таныштырдылар. "Юность" район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Аничкиннар музыкаль дуэты чыгышы, үзәк китапханә тәкъдим иткән "Менделеевск җирлеге табышмаклары" дип аталган тарихи сәхифә һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Пенсия Менделеевск яналыклары