Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының атказанган табибы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Халыкара фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, медицина фәннәре докторы, КДМАның онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры Рифкат Таҗиевка 70 яшь тулды.
1943 елның 1 маенда Бәзәкә авылында ишле гаиләдә тагын бер улының дөньяга килгәнен белгән ата болай ди: "Көн...
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының атказанган табибы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Халыкара фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, медицина фәннәре докторы, КДМАның онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры Рифкат Таҗиевка 70 яшь тулды.
1943 елның 1 маенда Бәзәкә авылында ишле гаиләдә тагын бер улының дөньяга килгәнен белгән ата болай ди: "Көн бик кояшлы, җылы. Улыбыз, Алла боерса, зур кеше булыр".
Минһаҗ абыйның сүзләре рас килә: Р.Таҗиев республикада гына түгел, аннан читтә дә танылган табиб-хирург. Шул ук вакытта үтә дә тыйнак. Шагыйрь Ренат Харисның мондый юллары Рифкат Минһаҗевич турында язылган кебек:
"Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт -
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда,
Олы данга ирешеп тә
Кече булып калганда".
Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган якташыбызның хезмәт биографиясе 1966 елда башлана. Р.Таҗиевны юллама буенча Чувашстанның Яльчик районы больницасына җибәрәләр.
- Ул вакытны әле дә хәтерлим, - дип искә ала табиб. - Эшли башлавымның өченче көнендә йөк машинасында бала тапкан хатынны китерделәр. Сабый фельдшер кулында, ә кендеге әле әнисеннән аерылмаган. Тикшерә торгач, бәләкәчнең корсак өлешендә кимчелек ачыкланды: тире һәм мускулы юк, бавырын һәм эчәклекләрне нечкә элпә генә каплап тора. Сабыйга катлаулы пластик операция ясадым. Өч елдан соң, Яльчиктан бөтенләй китәргә йөргәндә, кулына зур чәчәк бәйләме тоткан кызчык әнисе белән бергә миңа рәхмәт әйтергә килде.
Бүгенге көндә онкологик авырулар медицина гына түгел, социаль проблема да булып тора. http://oncofact.info/statistika/ сайтыннан алынган статистик мәгълүматлар уйланырга мәҗбүр итә.
● Һәр елны Россиядә 500 меңгә якын онкоавыру ачыклана.
● Россиядә бер тәүлеккә 1500 гә якын кешегә рак диагнозы куела.
● Илебезнең онкология больницаларында яки бүлекләрендә 2,5 миллионнан артык пациент исәптә тора.
Рифкат Таҗиевның табиблык итү дәверендә ясаган операцияләре бихисап. Ә бит кешенең организмына карап, һәр операция үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый. Көтмәгәндә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мондый вакытта хирургның осталыгы, югалып калмавы сорала.
Рифкат Минһаҗевич төп эшчәнлеге белән беррәттән онкохирургиянең актуаль мәсьәләләренә багышланган 114 фәнни эш бастыра, фәнни конференцияләрдә, съездларда чыгышлар ясый.
"МедФармВестник Поволжья" басмасына (15.06.11) биргән әңгәмәсеннән:
- Үз эшегездә нәрсәгә омтыласыз?
- Әлбәттә, катлаулы хирургик операцияләрне бик күп башкарырга була, ләкин шеш азгын стадиядә икән - нәтиҗә уңышлы һәм имин булыр дигән гарантия юк. Шуңа күрә, онкологиядә төп максат - шешләрнең үсешен кисәтү, аларны иртә диагностикалау.
- Миңа Рифкат Минһаҗевичта дәваланырга туры килде, - ди хезмәт ветераны Хәлимә Солтанова. - Ул һәр пациентка препаратлар белән бергә күңел җылысын да бирә. Үтә дә тактлы, шәфкатьле, игелекле.
"Рифкат" исеменең аңлатмасы да - "игелекле". Аның бу сыйфатларын коллегалары, пациентлар гына түгел, гаиләсе, авылдашлары да билгели.
Рифкат Минһаҗевичка "Менделеевскиның почетлы гражданины" исеме бирелү, юбилее алдыннан Бәзәкәдә бер урамны профессор Таҗиев исеме белән атау - аның фидакарьлеген, тырыш хезмәтен югары бәяләү.
Нет комментариев