Психик сәламәтлек мөһим
Газета укучыларыбыз соравы буенча без психиатр-психотерапевт Светлана Горячих белән әңгәмә кордык. - Светлана Илһамовна, психотерапия сезнең өчен нәрсә ул? - Минем өчен психотерапия - эшем генә түгел, минем тормышым, магия һәм сәнгать, чөнки яшәеш кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр белән билгеләнә. Мөнәсәбәтләр никадәр гармонияле булса, кеше дә шулкадәр бәхетле һәм уңышлы. Психотерапевтны...
Газета укучыларыбыз соравы буенча без психиатр-психотерапевт Светлана Горячих белән әңгәмә кордык.
- Светлана Илһамовна, психотерапия сезнең өчен нәрсә ул?
- Минем өчен психотерапия - эшем генә түгел, минем тормышым, магия һәм сәнгать, чөнки яшәеш кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр белән билгеләнә. Мөнәсәбәтләр никадәр гармонияле булса, кеше дә шулкадәр бәхетле һәм уңышлы. Психотерапевтны мин тылсымчы белән чагыштырам, ул кулындагы фонаре белән кеше күңелендәге караңгы урыннарны яктырта һәм шул ук вакытта "Менә монда күз салыйк әле" дип сөйләнә.
- Психотерапия нәрсәне дәвалый?
- Клиентның соравы һәм заказы буенча психотерапия шәхеснең үз-үзе белән ризасызлыгын, мөнәсәбәтләр, невроз, депрессия, паникага бирелү, бәйлелекне дәвалый. Психотерапиядә уңыш ышаныч һәм эмпатиягә нигезләнгән психотерапевтик киңлеккә бәйле. Шуны истә тотарга кирәк, барлык ресурслар безнең үзебездә, табиб аны күрергә һәм файдаланырга гына ярдәм итә.
- Сезнең киләчәккә планнарыгыз нинди?
- Больница җитәкчелеге ярдәме белән Санкт-Петербургның Бехтерев исемендәге фәнни-тикшеренү психоневрология институтында кабат әзерлек үтү мөмкинлегем булды. Өлкән сыйныф укучыларына, йөкле аналарга һәм башка категорияле кешеләргә ярдәмгә юнәлдерелгән социаль-психологик программалар эшләдем. Киләчәктә менделеевлыларның аерым бинада психотерапевтик консультация алу мөмкинлеге булыр дип ышанам. Әлегә июнь аенда 20 сәгатькә исәпләнгән "Мөнәсәбәтләр тылсымы" исемле программа-тренингны гамәлгә ашыруга керешүне планлаштырам. Психик яктан сәламәт булу сәламәтлек һәм иминлекнең аерылгысыз өлеше һәм мөһим элементы. Кеше шомлану, курку, паника кебек тискәре күренешләргә сирәгрәк бирелергә тиеш. Үзеңнең психотерапевтыңны табу мөһим. Һөнәри осталыктан тыш, психотерапевтның тагын бер критерие - ул ышаныч һәм өмет тудырырга, сезгә ошаган кеше булырга тиеш. Биредә бердәнбер критерий - белгеч белән беренче очрашудан алган тойгылар, кичерешләр тәэсирләрең, шунлыктан ышаныч я була, я юк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.3100
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.3200
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.3700
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.4100
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.3800
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.4600
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.6700
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.5200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр3500
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика