Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Рәдиф Ясәвиев – үсмерләр арасында абсолют батыр

Спортның көрәш төрен менделеевлыларның күбесе үз итә. 26 июньдә барлык теләүчеләр спорт сараенда Яшьләр көненә багышланган татар-башкорт көрәше буенча ачык турнирны хозур кылдылар. Ярышларны рәсми ачканнан соң, турнир башланды. Турайдан Азат Гыйбаев өчен апасы Айсылу җан ата. - Азат тренер Данияр Әхмәтҗановта дүрт ел көрәш белән шөгыльләнә. Быел Сабан туенда...

Спортның көрәш төрен менделеевлыларның күбесе үз итә. 26 июньдә барлык теләүчеләр спорт сараенда Яшьләр көненә багышланган татар-башкорт көрәше буенча ачык турнирны хозур кылдылар.
Ярышларны рәсми ачканнан соң, турнир башланды.
Турайдан Азат Гыйбаев өчен апасы Айсылу җан ата.
- Азат тренер Данияр Әхмәтҗановта дүрт ел көрәш белән шөгыльләнә. Быел Сабан туенда тәкә алды, - ди горурланып Айсылу.
Ул шул ук вакытта көрәштән күзен алмый, планшетка фотога төшерә.
Тамашачылар арасында яшьләр бүлеге начальнигы Александр Макаров та бар. Ул ярышлар барышын игътибар белән күзәтә, спортчыларга көч бирә.
- Турнирда Менделеевск районыннан һәм Әгерҗедән командалар катнаша. Кызганычка каршы, чаллылылар килә алмады, - ди Александр Леонидович.
Татамида Әдил Сабирҗанов һәм Павел Матвеев очраша. Ике батыр да Әгерҗедән. Озак булмаган көрәштән соң Әдил җиңү яулый.
- Үз командаң кешеләре белән көрәшүе катлаулымы? - дип кызыксынабыз.
- Юк, - ди Павел. - Татамига чыккач, үз һәм читләр булмый: син һәм көндәшең генә.
Шәхси зачётта беренче урыннарга Нәфис Абдуллин (40 кг категория, Әгерҗе), Азат Гыйбаев (50 кг, Турай), Рафаэль Кәлимуллин (60 кг, Камай), Рәдиф Ясәвиев (70 кг, Тат.Сарсаз) чыктылар.
Юниорлар арасында - Артём Трифонов (Әгерҗе), үсмерләр арасында Рәдиф Ясәвиев абсолют батыр булдылар.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск спорт Менделеевск яналыклары

2
X