Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ә сез сәламәтлегегезне ничек кайгыртасыз?

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләнә. Бу уңайдан без менделеевлыларның сәламәтлекләрен ни дәрәҗәдә кайгыртуларын сорашып белдек. Роза Ивановна Пенкина, Карпов исемендәге химия заводы ветераны: - Сәламәтлегемә җитди карыйм. Соңгы ун ел дәвамында иртән гимнастика ясыйм, диета тотам, массаж алам. Больницага даими йөрим, анализлар тапшырам, белгечләрдән консультация алам, табибларның һәрвакыт яхшы...

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләнә. Бу уңайдан без менделеевлыларның сәламәтлекләрен ни дәрәҗәдә кайгыртуларын сорашып белдек.
Роза Ивановна Пенкина, Карпов исемендәге химия заводы ветераны:
- Сәламәтлегемә җитди карыйм. Соңгы ун ел дәвамында иртән гимнастика ясыйм, диета тотам, массаж алам. Больницага даими йөрим, анализлар тапшырам, белгечләрдән консультация алам, табибларның һәрвакыт яхшы мөнәсәбәтен тоям. Халык медицинасы буенча сәламәтләндерү процедуралары үткәрәм. Дару үләннәре кайнатмаларын курслап эчәм. Иң мөһиме, барысын да комплекслы, максатка омтылып башкарсаң, нәтиҗәсе дә булыр.
Алсу Дәминова, мәдәният хезмәткәре:
- Улыбызның сәламәтлегенә аеруча игътибар итәбез, аңа 10 яшь. Аның рационына чипсы, кириешка кебек әйберләр кертмибез, дөрес туклануын контрольдә тотабыз. Компьютер янында утыруын чиклибез, ә бу җиңел түгел. Кыш буена иммунитетны ныгытыр өчен мүк җиләге компоты эчтек. Физик яктан да үсеш алсын өчен, аны бию студиясенә бирдек.
Эльмира Кәлимуллина, Росреестрның архив операторы:
- Безнең коллективта актив яшәү рәвешен яратучылар шактый. Коллегаларым чаңгы һәм йөзү ярышларында, корпоратив сабан туенда катнаша, балалары белән аква-паркка йөри. Мин үз йортымда яшим, шунлыктан хәрәкәтләнү, хуҗалыкта, бакчада эш җитәрлек. Бакчада үскән продукт экологик яктан чиста, файдалы, бу сәламәтлек өчен бик мөһим фактор.
Сәламәтлек турында сүз чыккач, үзәк больницаның кабул итү бүлеге шәфкать туташлары коллегалары Надежда Косовага мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр. Алар әйтүенчә, ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, бассейнга даими йөри. Әмма Надежда Яковлевна белән элемтәгә керергә омтылуыбыз барып чыкмады. "Авырулар күп, сөйләшә алмыйм", - дип җавап бирде ул.
Татьяна Владимировна Чернова, инфекция бүлеге мөдире:
- Һичшиксез, сәламәтлек турында кайгырту кирәк. Мин режим, диета тотарга, күбрәк яшелчә - чөгендер, кәбестә һ.б. ларны кулланырга тырышам. Умыртка сөяге һәм буыннар өчен дәвалау физкультурасы күнегүләрен ясыйм.
Менделеевлыларга мондый киңәш бирәм: шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә, кайнамаган су эчмәскә. кызганычка каршы, күпләр профилактик чаралардан читләшә. Мисал өчен, грипп эпидемиясе вакытында авырлы хатыннар, хроник авырулардан җәфаланучылар маскасыз килә һәм грипп йоктыра. Даими тикшеренергә, белгечләр консультациясен алырга, диагностика, дәвалауның яңа алымнары белән кызыксынырга, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлегенә җаваплы карашта булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Бљтендљнья сђламђтлек кљненђ