Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Спортчы табиб булырга тели

27 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләнә. Бу дата алдыннан без Монаш мәктәбе чыгарылышы Лариса Павлова турында сөйлибез. Озын толымлы нәфис гәүдәле кызны күргәч, аның хәрби сәнгать белән шөгыльләнүенә, кобудо буенча спорт мастерлыгына кандидат булуына ышанасы килми. - Спортка ничек килдең? - дигән сорауга Лариса елмаеп җавап бирә. - Биш ел...

27 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләнә. Бу дата алдыннан без Монаш мәктәбе чыгарылышы Лариса Павлова турында сөйлибез.
Озын толымлы нәфис гәүдәле кызны күргәч, аның хәрби сәнгать белән шөгыльләнүенә, кобудо буенча спорт мастерлыгына кандидат булуына ышанасы килми.
- Спортка ничек килдең? - дигән сорауга Лариса елмаеп җавап бирә.
- Биш ел элек әти-әни район газетасында каратэ секциясенә җыю турында игълан күрәләр һәм энекәшем Игорь белән миңа Лилия Сергеевна төркеменә язылырга тәкъдим иттеләр. Атнага өч тапкыр безне шәһәргә шөгыльләнергә алып килүче әтиемә рәхмәт. Биредә мин бик күп дуслар таптым.
Хәзер спортчының копилкасында төрле дәрәҗәдәге 38 медаль. Кыз әйтүенчә, иң кадерле бүләкләрнең берсе - Санкт-Петербургта "Көнчыгыш-Көнбатыш" көнчыгыш бермә-бер сугышы Халыкара олимпиадасында яулаган көмеш медаль. Ике килограммлы копилканың бәясе - спорт комплексында, "Сатори" клубында, "Яшь мастер" палаткалы лагерында сәгатьләр буе шөгыльләнүләр. Якыннары әйтүенчә, Лариса өйдә дә тренировка өчен вакыт таба.
Уку алдынгысы Л.Павлова ике ел рәттән туган тел буенча республика олимпиадалары җиңүчесе булган. Монда әнисенең - Монаш мәктәбендә удмурт теле укытучысы Людмила Ивановнаның да өлеше зур. Лариса "Возжайка" фольклор ансамбленә дә йөри. Кыз булачак һөнәрен медицина белән бәйләргә тели, аның хыялы - "дәвалау эше" факультетына керү.
- Шөгыльләремне дәвам итәм, тормышымны каратэ һәм кобудодан башка күз алдына китерә алмыйм, - ди спортчы.
- Минем өчен Лариса беренче чиратта ышанычлы дус. Аңа спортчы буларак та, кеше буларак та сокланам. Ларисага акыл, үҗәтлек һәм тыйнаклык бердәмлеге хас, - ди команда буенча иптәше Мария Карманова.
Тренеры Лилия Богатова Лариса турында җылы хисләр белән сөйли.
- Тырыш, максатына омтылучан, хезмәт сөючән, бар нәрсәдә - спортта да, дуслыкта да җаваплы. Палаткалы лагерьда беренче ярдәмчем. Балалар Ларисаны яраталар, аның фикеренә колак салалар.
Без дә кызга укырга кергәндә уңышлар телибез. Мондый яшьләр булганда, районның киләчәге өметле!

Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Яшьлђр кљненђ

2
X